- РУС
- ТАТ
сәясәт эшлеклесе
1878 елның 16 декабре, Сембер шәһәре – 1942 елның 30 июне.
Сембер гимназиясен тәмамлый (1898), 1898–1899 елларда Мәскәү университетында укый, студентлар чуалышында катнашкан өчен аннан куыла.
1901 елда укуын Казан университетында дәвам итә. Социал-демократ түгәрәкләр һәм Кызыл Хач җәмгыяте эшендә катнаша (1901–1903). РСДРПның Казан комитетын оештыручыларның һәм җитәкләүчеләрнең берсе.
1903–1905 елларда Көнчыгыш Себердә сөргендә була.
1905–1918 елларда РСДРП(б)ның Уфа оешмасы әгъзасы, «Уфимский рабочий», «Уральский рабочий» газеталарының мөхәррире, РСДРП(б)ның Уфа комитеты рәисе, Эшче һәм солдат депутатларының Уфа советы рәисе, РСДРП(б)ның Апрель конференциясендә катнаша (1917).
1918 елдан РСФСР азык-төлек халык комиссары урынбасары, 1921 елдан халык комиссары; 1924 елдан финанс халык комиссары урынбасары, халык комиссары, 1931 елдан СССР тәэминат халык комиссары урынбасары.
1933–1938 елларда ашлык уңышын ачыклау буенча СССР Халык Комиссарлары Советы каршындагы Үзәк комиссия рәисе урынбасары. ВКП(б)ның Үзәк Комитет әгъзалыгына кандидат (1927–1934).
Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитет һәм СССР Үзәк Башкарма Комитет әгъзасы (1922–1938).
Репрессияләр чоры корбаны.
Хезмәтләре СССРның финанс һәм бюджет системасына карый.
Бюджет, финансы, хозяйство СССР в 1926/27 г. М., 1927.
Нужны ли нам займы? М., 1930.
Финансы 2-го года пятилетки (Бюджет 1928/29 г.). М., 1929.
Кизин Ю.П. Брюханов Н.П. (1878–1942). Уфа, 1968.
Автор – Р.А.Циунчук
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.