Тарихы

1680 елларда Тегермән Пүчинкәсе буларак мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Таутимерчан, Таутерлан, Таукирмән исемнәре белән дә искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары (шулай ук керәшен татарлар яши) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, тимерчелек, слесарьлык, йон тетү, йон-тукма ману тарала.

XX йөз башында авылда чиркәү-приход мәктәбе (1900 елда ачыла), су тегермәне, 4 тимерчелек, 2 йон-тукыма йорты, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 988 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Казиле волостена керә.

1920 елда – ТАССРның Лаеш, 1927 елдан – Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Питрәч, 1935 елның 10 февраленнән – Теләче, 1959 елның 12 октябреннән – Питрәч районында.

Хәзер – Янсуар авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1951 елга кадәр авылда “Самолет” колхозы оештырыла. 1951 елдан – “Гигант” колхозы, 1951 елдан – Ленин исем. колхоз (үзәк утары – Янсуар авылы), 1959 елдан (башка чыганаклар буенча, 1961 елдан) – Ильич исем. колхоз, 1997 елдан Ильич исем. авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авыл янында эпиграфика истәлеге – Тегермән Тавы кабер ташлары (Алтын Урда чоры болгар ядкәре, XIV йөзнең беренче яртысы) табыла.

Күренекле кешеләре

И.П.Таланов (1956 елда туган) – авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган агрономы.

Халык саны

1782 елда – 28 ир заты;
1859 елда – 418,
1897 елда – 652,
1908 елда – 785,
1920 елда – 740,
1926 елда – 777,
1938 елда – 509,
1949 елда – 442,
1958 елда – 276,
1970 елда – 174,
1979 елда – 116,
1989 елда – 53,
2002 елда – 32,
2008 елда – 18,
2010 елда – 7,
2020 елда – 7 кеше (татарлар, руслар).