Эчтәлек

1933 елның 15-17 маенда уздырыла.

3 мең чамасы делегат катнаша. СССР ҮБК Рәисе М.И.Калинин чыгыш ясый.

Докладчылар: ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты секретаре М.О.Разумов, ТАССР ХКС рәисе К.А.Абрамов, ТАССР җир эшләре халык комиссары Г.И.Искәндәров.

Съездда язгы чәчүне төгәлләү нәтиҗәләренә йомгак ясала һәм СССР колхозчыларын колхозларны оештыру-хуҗалык ягыннан ныгытырга чакырган мөрәҗәгать кабул ителә.

Әдәбият  

Залялов А.М. Социалистическое преобразование сельского хозяйства в Татарии (1917-1937). К., 1974;

Летопись борьбы и свершений: Хроника партийной организации Татарии 1883-1985. К., 1985. Кн. 1.

АвторЕ.Б.Долгов