Биографиясе

Гомер еллары: 1884 – 1927.

Мәдрәсәдә укый.

Сәхнә эшчәнлеген 1908 елда «Сәйяр» труппасында башлый.

Профессиональ татар театрына нигез салучыларның берсе.

Гражданнар сугышы елларында фронт театр труппаларында, шул исәптән Чиләбе шәһәрендә, 1921–1923 елларда Уфа шәһәрендәге татар театр труппасында, 1923–1924 елларда Казанда Беренче татар үрнәк театрында эшли.

Буа татар театрын оештыручыларның берсе (1924–1926).

Иҗаты

Беренче татар спектакльләрендә хатын-кызлар рольләрен башкара: Маһри, Мәһүпҗамал, Биби («Бәхетсез егет», «Бүләк өчен», «Беренче театр», Г.Камал), Шәрифә («Яшь хатын», Д.Таҗдаров), Газби («Ямьсез тормыш», Ф.Сәйфи-Казанлы), Мәрьям («Яшьләр», Ф.Әмирхан), Феклуша («Өйләнү», Н.В.Гоголь).

Шулай ук характерлы рольләрне дә уйный: Добчинский («Ревизор», Н.В.Гоголь), Шәнгәрәйский («Артист», Г.Кариев), Җаффар («Надиршаһ», Н.Нариманов) һ.б.

Бүләкләре

Хезмәт Батыры (1926).

Әдәбият

Октябрьгә кадәрге татар театры. Казан, 1988.

Автор – И.И.Илялова