Эчтәлек

Шәһәр үзәгендә, Тойма елгасының иң биек урынында урнашкан. Шәһәр төзелешенең төп билгесе булып тора.

1818–1820 елларда (башка чыганаклар буенча, 1808–1815 елларда) төзелә, 1884 елда чаң манарасы корыла.

Күләмнәре сузынкы — үзәк композиция буенча урнашкан храмнар төренә керә. Храмның нигезен түгәрәк гөмбәзле тәбәнәк яктылык барабаны белән төгәлләнгән сигезкырлы күләм тәшкил итә. Сигезкырлы күләмдәге тәрәзәләрнең ян-якларында ике кыеклы түбә астындагы турыпочмаклы чыгынтылар бар. Көнчыгыш яктагы чыгынты апсида булып тора, көнбатыштагысы храмны ашханә белән берләштерә. Покров чиркәвенең сузынкы-үзәк композициясен өч яруслы чаң манарасы һәм аңа көнбатыштан кушылган ике кыеклы түбә астындагы зур күләмле ябык болдыр һәм ян-якларына кушып салынган тәбәнәк чатырлар төгәлли. Ике рәт тәрәзәле чиркәү биек түгәрәк ротонданың палладиан тәрәзәләре белән яктыртылган. Шундый ук тәрәзә алтарьны яктырта. Гөмбәз нигезендәге һәр ротонданың тәрәзәсе өстендә барокко стилендәге түгәрәк уемлы люкарна урнашкан. Гөмбәзле ярымчатырны күтәреп торучы эллипссыман куышлы барабан храмга үзенчәлек биреп тора. Ашханәнең ике кыеклы түбә астындагы зур күләме озынлыкка сузылган ягында аркалы тәрәзәләр белән яктыртылган. Тоскан ордерлы сөялеп торган колонналар өстендә дүрт яктан елда зур антаблементлар, өчпочмаклы фронтоннар белән бизәлгән, күләме өскә таба кечерәеп баручы квадрат яруслар чаң манарасының үзенчәлеге булып тора. Икенче, өченче кат диварларына аркалы чаң уемнары уелган. Манара ике яруслы, сигезкырлы, гөмбәзле биек өскорма белән төгәлләнә. Покров чиркәве барокко элементлы классицизм архитектурасының ачык үрнәге булып тора.

1937 елда ябыла, 1989 елда дин тотучылар җәмгыятенә кайтарыла.

1990–1996 елда үзгәртеп корыла.

Әдәбият

Республика Татарстан: Православные памятники (середина XVI — начало XX веков). К., 1998;

Свод памятников истории и культуры Республики Татарстан. Т. 1. Административные районы. К., 1999;

Попадюк С.С. Елабуга: История планировки и застройки по архивным материалам // Памятники русской архитектуры и монументальность искусства XIII — XIX вв. М., 2000.

Авторлар — Х.Г.Надыйрова, Е.В.Липаков