Биографиясе

1500 ел  тирәсе, хәзерге Мәскәү өлкәсенең Радонеж шәһәре – 1563 елның 5 декабре, Казан.

Ярлы дворян нәселеннән дип фаразлана.

Волоколамск Успение монастыренда монахлык кабул итә, 1542 елда игумен дәрәҗәсе ала, шул ук елдан монастырь башлыгы була.

1554 елдан Тверь янындагы Селижарово Троица монастыре җитәкчесе. 1554 елдан – Казан һәм Зөя архиепискобы, беренче архиерей.

Иван IV хөкүмәте тарафыннан Казан епархиясен оештыру, Урта Идел һәм Урал алды халыкларын чукындыру өчен җибәрелә. Аның җитәкчелегендә Архиерий йорты оештырыла, 6 монастырьга, шул исәптән Казан Спас-Преображение, Зөя Успение, Елантау монастырьларына нигез салына, Благовещение кафедраль соборы төзелә.

Гурий 1595 елда изгеләштерелә. 5/18 декабрьдә искә алына.

Җәсәде 1595 елда алына (4/17 октябрьдә искә алына), 1630 елда Благовещенск соборына күчерелә (20 июнь/3августта искә алына)

Җәсәде Казанның Арча кыры зиратындагы Ярославль чудотворецлары чиркәвендә саклана.

Әдәбият

Григорий (Постников). Житие Святителей и Чудотворцев Гурия, Архиепископа Казанского и Варсонофия Тверского. СПб., 1853;

Кремлёвский А. Святитель Гурий. Казань, 1905.