1912 елның 15 апреле, Казан – ?

Краснодар май-маргарин һәм май сәнәгате институтының Казан филиалын тәмамлый (1935).

1935–1936 елларда Казан май комбинаты җитәкчесе. 1936–1939 елларда Казан кетгут җитештерү заводында цех башлыгы, баш инженер урынбасары.

1941–1946 елларда Пенза артиллерия-миномет училищесенең сәяси бүлеге башлыгы урынбасары.

1946–1953 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетында: җиңел сәнәгать бүлеге инструкторы (1946–1949), мөдир урынбасары (1949–1952), 1952–1953 елларда мөдир.

1953–1959 елларда ТАССР азык-төлек сәнәгате министры. 1960 елдан ТАССР Халык хуҗалыгы советының Сөт һәм ит сәнәгате идарәсендә (1963–1964 елларда Урта Идел Халык хуҗалыгы советы) баш инженер.

1964–1972 елларда «Татарстан ит җитештерү» берләшмәсе генераль директоры.

Автор – Е.Б.Долгов