Биографиясе

1948 елның 10 августы, Биектау районының Татар Әйшәсе авылы – 1993 елның 23 марты, Түбән Кама шәһәре.

Казан педагогика институтының физик тәрбия факультетын тәмамлый (1983 ел).

«Урожай» спорт җәмгыятендә тәрбияләнә (Чистай шәһәре, 1967 елдан тренеры М.М.Сәхәбетдинов).

1971 елдан Түбән Камада яши.

Татарча көрәш буенча РСФСР (1971–1976, 1979–1980 еллар), ТАССР (1971–1983 еллар) чемпионы, ТАССРның баш батыры (1979, 1983 еллар).

Истәлеге

1995 елдан ел саен Түбән Кама шәһәрендә Д.Ю.Галиев истәлегенә республика турниры үткәрелә.

2014 елда «Биектау» универсаль спорт комплексы каршында көрәшченең бюсты куелды.

Әдәбият

«Без көрәшле халык». Чабаксар, 2003.