Гомуми мәгълүмат

Ульяновск өлкәсенең төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. 1935 елда оештырыла. Мәйданы – 971,2 кв.км. Үзәге – Яңа Малыклы авылы (Ульяновск шәһәреннән 125 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 14320 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 4433 человека (1989 елда – 5933, 2002 елда – 5550 кеше).

Тупланып, район үзәгендә, Әбдери, Зирекле Куак, Урта Исәнтимер, Иске Бесовка, Иске Төгәлбуга, Иске Исәнтимер һәм Өчкаен авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

XX йөз башында бу торак пунктларда мәчетләр, шул исәптән Зирекле Куак һәм Урта Исәнтимердә икешәр, шулай ук мәктәпләр эшли.

Хәзерге вакытта Зирекле Куак, Урта Исәнтимер, А.Ф.Юртов исемендәге Иске Бесовка, Иске Төгәлбуга авыллары мәктәпләрендә татар теле предмет буларак укытыла; татар мәдәниятен өйрәнү түгәрәкләре оештырыла.

Районда Татар милли-мәдәни автономиясе, Урта Исәнтимер авылы мәдәният йорты каршында татар халык театры, «Язгы көйләр» татар җыры коллективы, «Айгөл» балалар фольклор ансамбле эшли. Ел саен Сабан туе уздырыла.

Район территориясендә – унөч, шул исәптән Урта Исәнтимердә дүрт мәчет эшли.

Күренекле кешеләре

Яңа Малыклы районында:

  • дин һәм сәясәт эшлеклесе Г.Б.Ашмасов (Әбдери авылы),
  • гармунчы, композитор, ТАССРның халык артисты Ф.К.Туишев (Иске Төгәлбуга авылы),
  • генерал-лейтенант Ә.Н.Рамазанов (Лабит авылы),
  • ТР юстиция министры М.М.Корманов (Урта Исәнтимер авылы),
  • тарих фәннәре докторы Р.В.Шәйдуллин,
  • филология фәннәре докторы М.В.Гайнетдинов (икесе дә – Лабит авылы),
  • язучы, тәрҗемәче Л.Х.Хәмидуллин (Иске Төгәлбуга авылы) туган.