- РУС
- ТАТ
Химик-органик, химия фәннәре докторы (1958 ел), профессор (1960 ел), ТАССРның һәм РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1965 ел, 1972 ел)
1897 елның 5 гыйнвары, Самара губернасы, Мусорка авылы – 1987 елның 31 августы, Казан.
Казан университетын тәмамлаганнан соң (1922 ел), шунда ук эшли (1919 елдан, студент вакыттан ук укыта башлый).
1930 елдан Казан химия-технология институтында, директор урынбасары (1932–1935 еллар), органик химия кафедрасы мөдире (1962–1981 еллар).
Хезмәтләре фосфорорганик кушылмалар химиясенә карый. Разумов фосфон, фосфин һәм фосфинлы кислоталарның кушылмаларын, фосфориллы гетероциклларны, өчвалентлы фосфор кислоталарының тиоэфирларын тикшерә. Фосфориллы карбонил һәм чиксез кушылмалар химиясенә, өч- һәм бишвалентлы фосфор хлорангидридлары, биологик актив кушылмалар химияләренә, шулай ук Арбузов реакциясе механизмын өйрәнүгә зур өлеш кертә.
Серкә альдегидының симметрик булмаган фосфориллы ацетальләрен, пиридинның гидразин төркемле фосфориллы кушылмаларын табу юлларын күрсәтә.
Илдә беренчеләрдән булып дару препаратларын синтетик фосфорорганик кушылмалар арасыннан эзләп табу мәсьәләсен хәл итә. Разумов җитәкчелегендә дару препаратлары армин, нибуфин, фосфобензид эшләнә һәм медицина практикасына (офтальмология, хирургия, гинекология) кертелә.
Уйлап табуга 100 гә якын авторлык таныклыгы бар.
Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Сравнительная характеристика смешанного аллилового-изопропенилового эфира этилфосфиновой кислоты и его полимера // Фармакология и токсикология фосфорорганических соединений и других биологически активных веществ. Казань, 1969 (автордаш).
Взаимодействие полных эфиров α-алкоксиэтилфосфоновых кислот с пятихлористым фосфором // Журн. общей химии. 1973. № 1 (автордаш).
Камай Г.Х., Кирпичников П.А., Лиорбер Б.Г. Александр Иванович Разумов (к 70-летию со дня рождения) // Журн. общей химии. 1967. Т. 37, вып. 7.
Профессора, доктора наук. Политехнический институт – КХТИ – КГТУ (1919–2000): Краткий биогр. справ. Казань, 2000.
Автор – В.Г.Абзалова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.