Даими су агымының озакка (меңнәр һәм миллион елларга) сузылган юылу эшчәнлеге – елга эрозиясе нәтиҗәсендә барлыкка килә. Үзәннәрнең урнашуы еш кына җирнең геологик төзелеше белән бәйле. Елга үзәннәренең төп элементлары булып елга юлы, тугай, елга террасалары һәм сөзәклекләр тора.

ТРның территориясе үзенең зурлыгы, морфологиясе, яше буенча төрле булган елга үзәннәренең тыгыз челтәре белән бүлгәләнгән. Аларның гомуми озынлыгы 20 мең км дан артык. Елга үзәннәре челтәренең уртача тыгызлыгы якынча 0,4 км/км2 тәшкил итә һәм Көнбатыш Кама алдыннан Көнчыгыш Кама алдына таба 0,33 тән 0,58 км/км2 га кадәр үзгәрә. Үзәннәрнең тирәнлеге Идел аръягы түбәнлекләрендә 100-150 м һәм Бөгелмә яссы калкулыгында 200-250 м.

Идел, Кама һәм Вятка кебек иң зур елгаларның үзәннәре неоген чорында барлыкка килә һәм шактый киң булулары белән аерыла. Төп сөзәклекләр арасындагы ераклык елга юлының үзгәрү зурлыгына бәйле рәвештә 6 км дан 60 км га кадәр үзгәрә. Сөзәклекләр асимметриясе ачык чагыла.

Бу елга үзәннәренең уңъяк сөзәклекләре текә (20-300), еш кына төп токымнардан тора, аларда шуышмалар, ишелмәләр һәм коелмалар барлыкка килә. Сулъяк сөзәклекләрдә елга утырмаларыннан торган төрле биеклектәге 5-6 тугай өсте террасасы күзәтелә. Идел һәм Кама тугайлары, шулай ук аларның түбәнге ике тугай өсте террасасы шәһәр тибындагы Кама Тамагы поселогыннан түбәндәрәк, тулысы белән яки өлешчә Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары суы астында кала.

Зөя, Чишмә, Зәй, Ык, Иж, Олы Чирмешән һ.б. кайбер елгаларның үзәннәре кечерәк булса да, шундый ук төзелешле. Зур елга үзәннәре кебек үк, аларга да яхшы беленә торган сөзәклек асиметриясе хас, әмма елга юлының авышуы 3-4 км дан артмый, ә террасалар биеклеге һәм аллювий калынлыгы зур түгел. Күпсанлы кече елга үзәннәренә зур булмаган киңлек (1-2 км га кадәр) һәм төрле морфология хас. Аларның күп өлешендә, бигрәк тә Бөгелмә яссы калкулыгында һәм Идел буе калкулыгында, көньяк һәм көнбатышка караган текәрәк (15-30°) яхшы җылынучан калкулык битләрендә инсоляцияле сөзәклек ассимметриясе ныграк чагыла. Каршы як битләре сөзәк (1-3°) һәм уңдырышлы туфраклар формалашкан делювиаль лёссыман комсыл балчыктан тора.

Шулай ук кече елгаларның, неоплейстоценда барлыкка килеп, төньяктан төньяк-көнчыгышка, көньяктан көньяк-көнбатышка юнәлешле симметрик авыш сөзәклекләр хас булган кече үзәннәрен аерып билгелиләр. Кайбер, мәсәлән, Чишмә (Сарабиккол авылыннан түбәндә), Урман Чишмәсе (Сугышлы авылы янында) елга үзәннәренең аерым урыннары, нигездә, түбән Казан известьташларыннан барлыкка килгән һәм елга ярлары ашалуга, солифлюкация процесслары тәэсиренә бирешмәүче текә симметрияле сөзәклекләрдән тора.

Елга үзәннәрендә ТР торак пунктларының шактый өлеше урнашкан, сусаклагычлар һәм буалар төзелгән, ком, балчык, вак чуерташ-чуерлык кебек файдалы казылма запаслары бар, тугайлар печәнлек һәм көтүлек буларак файдаланыла.

Зөя үзәне