ТАССР Югары Совет Президиумының 1960 ел 18 июль Указы белән гамәлгә кертелә.

Татарстан Республикасы Президенты (1991 елга кадәр — ТАССР, ТССР Югары Совет Президиумы) тарафыннан төзелеш өлкәсендәге казанышлары өчен төзелеш, монтаж, проект оешмалары һәм төзелеш материаллары сәнәгате предприятиеләре эшчеләре, инженерлары, техниклары һәм хезмәткәрләренә бирелә.

Мактау грамотасы һәм күкрәк билгесе беләнбергә тапшырыла.

2015 елның 1 гыйнварына бу исемгә 2797 кеше лаек була.