Биографиясе

1876 елның 29 гыйнвары (10 феврале), Саратов губернасы, Аткара өязе Баланда авылы – 1951 ел, Казан.

Петербургта барон Штиглицның Үзәк техник рәсем ясау училищесын тәмамлый (1896 ел).

Саратов сынлы сәнгать училищесында шөгыльләнә (1908, 1910–1914 еллар).

1915–1938 елларда Баланда авылы мәктәбендә рәсем дәресләре, бизәү эшләре алып бара.

1938 елдан Казанда яши, «Татхудожник» берләшмәсендә эшли.

1939–1940 елларда Казан сынлы сәнгать училищесында укыта.

Иҗаты

Нәкышь белән актив шөгыльләнә, пейзаж һәм тарихи-революцион, хәрби-патриотик һәм көндәлек темаларга кагылышлы тематик картиналар жанрларында эшли: «Столыпин реформасы көннәрендә» (1939 ел), «Борынгы Казан йөкчеләре» (1941 ел), «Фронттан хәбәр» (1941 ел), «Тукайның балачагы» (1945 ел), «Сыер савучылар» (1947 ел). «Тегермән» (1942 ел), «Беренче кар» (1945 ел), «Казансуда язгы ташу» (1946 ел) пейзажлары лирик хисләр тирәнлеге, ягымлы һәм зәвыклы булулары белән аерылып тора.

Г.В.Житковның иҗат эшчәнлеге 1930–1940 елларда республика сәнгатендә тематик картиналар жанрының барлыкка килүенә һәм үсешенә булышлык итә.

Кургәзмәләре

Республика (1939–1950 елларда), төбәк – Идел буе рәссамнары (1943–1945, 1947 еллада), бөтенроссия – үзәктән читтә яшәүче төбәкләр рәссамнары (1940 ел) күргәзмәләрендә катнаша.

Г.В.Житков әсәрләре Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы көннәрендә ТАССР рәссамнары күргәзмәсендә күрсәтелә (1957 ел).

Әсәрләр тупланмалары

Аның әсәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Татарстан Республикасы Милли музеенда, А.М.Горький әдәби-мемориаль музеенда саклана.

Әдәбият

Изобразительное искусство Советского Татарстана: Альбом. Казань, 1957;

Червонная С.М. Художники Советской Татарии. Казань, 1984.

Автор – М.Е.Ильина