Элегрәк татарларның, керәшеннәрдән кала, барлык этнотерр. төркемнәре арасында киң таралган була.

Көмеш тәңкәләрдән һәм җиз асылмалардан тезелгән чыңлый торган асылма тасмага тагыла һәм шуның ярдәмендә чәчкә кушып үрелә. Җиз тәңкәләр җепкыр, штамповка, кою техникасында башкарылып, гравирлау, каралту, чүкеп бизәкләү ярдәмендә асылташлар, бөртекләү, чәчәк-үлән яисә гарәп язуы белән бизәлә. Җепкыр яки гравирлау ысулы кулланып ясалган калак формасындагы җиз тәңкәле тезмә аеруча популяр була. 6–9 җиз тәңкәле тезмәдән торган, атлама ярдәмендә берничә рәт бергә тоташтырылган зур чулпылар да була, алар ике толымга берьюлы беркетелә.

ХХ йөзнең 1 нче яртысында киң кулланылыштан чыга.

Әдәбият           

Суслова С.В. Одежда // Татары. М., 2001.