1781 елда Екатерина II фәрманы белән митрополит Вениаминга бүләк рәвешендә шәһәр янындагы Воскресение монастыренда, В.И.Кафтырев тарафыннан, фаразланганча, В.В.Растрелли сызымнары һәм рәсемнәренә нигезләнеп төзелә. 1789 елдан – Казан митрополитларының даими яшәү урыны, 1830 елдан – аларның дачасы.

Тасвирламасы

Сарайлар тибындагы ике катлы бинаның төп фасады паркка карый. Сузынкы фасадлы симметрик йорт Воскресенский соборы белән янкорма аша тоташкан. Казан митрополитларының 1698 елга кадәр шушы урында торган гөмбәз түшәмле йортының беренче каттагы хөҗрәләр һәм келәтләр урнашкан өлеше Архиерей дачасы составында сакланып калган. Өч борылышлы баскыч икенче каттагы тантаналар залына, торак бүлмәләргә һәм Вознесение Христова өй эче чиркәвенә алып менә. Бина үзәгендәге бөтен биеклегенә чыгып торган ризалитның түгәрәкләндерелгән почмаклары төп фасадның як-якта чатыр белән тәмамланган тәбәнәгрәк ике канатына шома гына тоташып китә.

Фасадларның декоратив бизәлеше «Петербург бароккосы» стилендә башкарылган. Аслы-өсле тәрәзәле үзәк залларның һәм алар янәшәсендәге бүлмәләрнең түшәм бизәкләре, диварларның һәм ишекләрнең бизәлеш фрагментлары, үзәк баскыч култыксасындагы үзенчәлекле нәфис баганачыклар сакланып калган.

1990 елдан Архиерей дачасында «Татарстан кыры» Фәнни-җитештерү берләшмәсе урнаша.

Әдәбият

Покровский И.М. Казанский архиерейский дом. Казань, 1906.

Казань в памятниках истории и культуры. Казань, 1982.

Автор – С.Г.Персова