Эчтәлек

Рус елъязмаларында беренче тапкыр 1469 елда искә алыналар. Кирмән эчендә биек таш мәчетләр: Хан сарае янында төрбәләре белән Хан мәчете, Нургали мәчете, Колшәриф мәчете, шулай ук башка шәһәр һәм шәһәр янында Отыч, Басма, Җылкы мәчетләре һ.б. булуы мәгълүм. Казанны яулау походларын бәян иткәндә кенәз А.М.Курбский: «…Патша пулатлары, биек, таш мәчетләре белән шәһәр басып тора», — дип билгеләп үтә. Таш мәчетләр белән бергә, агачтан төзелгән гыйбадәт йортлары да бихисап күп була. XVI йөзнең 1 нче яртысы — XVIII йөзнең 1 нче яртысында алар юкка чыгарыла, күпчелегенең нигезендә чиркәүләр төзелә.

Мәрҗани мәчете. 1766–1770 еллар

Архитекторы В.И. Кафтырев (фаразлауларча). Казан

Галиев мәчете. 2019

1798–1801 еллар. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

1767 елдан Иске татар бистәсендә манаралары түбәдә урнашкан таш мәчетләр төзелә башлый. Аларның архитектурасында Петербург (Мәрҗани мәчете) һәм Мәскәү (Апанаев мәчете) бароккосы һәм классицизмы (Галиев мәчете; Унберенче мәчет, 1801; Иске таш мәчет; Зәңгәр мәчет) стильләре чагыла. XIX йөзнең 2 нче яртысында башка типтагы — манаралары җир өстенә корылган һәм ишекләре аның аскы катында (Печән базары мәчете, Солтан мәчете, Борнай мәчете, Казаковлар мәчете, Алсу мәчет) һәм әлеге типның төрдәше — манарасы ишек янында урнашкан (Әҗем мәчете) мәчетләр төзелә башлый. Әлеге мәчетләрнең архитектурасы милли-романтик юнәлештәге эклектика стиленә карый. Казан бистәләрендә классик юнәлештәге эклектика стилендә (Пороховой бистәсендәге беренче мәчет, 1 нче Бишбалта мәчете, 1820) һәм халык архитектурасы формаларында (Пороховой бистәсендәге 2 нче мәчет, 1899; 2 нче Бишбалта мәчете, 1898) агач мәчетләр салына. 1922 елның башында романтик юнәлештәге модерн стилендә манарасы бинаның почмагына урнашкан мәчет төзелә (Ислам кабул итүнең мең еллыгы шәрәфенә салынган мәчет).

Милли-романтик юнәлеш: Печән базары мәчете

Казан. 1845–1849 еллар. Архитекторы А.К.Ломан

1917 елда Казанның Иске Татар бистәсендә — 10, Яңа Татар бистәсендә — 3, иске татар зиратында — 1, Елга аръягының Бишбалта, Пороховой, Ягодный бистәләрендә 5 мәчет эшли. 1930 елларда илдә атеизм кертү өчен барган көрәштә, Мәрҗани мәчетеннән кала, барлык мөселман мәчетләре ябыла, манаралары сүтелә, биналары торак йортларга әйләндерелә, учреждениеләргә, предприятиеләргә тапшырыла. Ярты гасыр узгач, гыйбадәт йортларын кабат яңарту башлана. 1985–1988 елларда Казанның Авиатөзелеш районында Нур ислам мәчете төзелә. 1990 елларда иҗтимагый тормышны үзгәртеп кору һәм дини оешмалар эшчәнлеген яңадан торгызу белән бәйле рәвештә тарихи мәчет биналарын мөселман җәмгыятьләренә кайтару, аларны реставрацияләү, яңа мәчетләр: Болгар, Рамазан, Хөзәйфә ибне әл-Йәмәни, Мәдинә, Кол­шәриф һ.б. төзү башлана. Аларда милли архитектураның борынгы традицияләре заманча формалар белән ярашып торгызыла. Хәзер шәһәрдә 40 ка якын мәчет эшли.

Әдәбият

Халитов Н.Х. Архитектура мечетей Казани. К., 1991;

Мечети Татарстана / Төзүчеләр: Надыйрова Х.Г., Хәйретдинов Р.Р. К., 2000;

Салихов Р.Р., Хайрутдинов Р.Р. Исторические мечети Казани. К., 2005.