Эчтәлек

Әлмәт шәһәрендә башланып, Мозырь шәһәренә кадәрге аралыкта Самара, Брянск шәһәрләре аша уза, аннан соң 2 участокка – төньяк (Белоруссия, Польша һәм Германия территорияләре буйлап) һәм көньяк (Украина, Чехия, Словакия һәм Венгрия территорияләре буйлап) юнәлешләргә аерыла. Гомуми озынлыгы 5,2 мең км чамасы. 1 нче чираты – 1964 елда, 2 нче чираты (Германия, Чехия, Словакия һәм Венгрия территорияләрендә) – 1972 елда, 3 нче чираты 1981 елда сафка баса. Үзара Икътисади ярдәмләшү Советының (СЭВ) 10 нчы сессиясе карары (1958 ел) буенча СССР, Польша, Германия Демократик Республикасы, Чехословакия һәм Венгрия арасындагы хөкүмәтара килешү (1959) нигезендә төзелә.

«Дуслык» нефть үткәргече төзелешендә «Татнефтепроводстрой», «Востокмонжтатгаз», «Татспецстрой», «Строймеханизация» трестлары, Төньяк-Көнбатыш магистраль нефть үткәргечләр идарәсе катнаша. Торбалар белән Германия Демократик Республикасы, Чехословакия һәм Польша, автоматлаштыру чаралары һәм үлчәгеч приборлар, кабель продукциясе белән Венгрия һәм Чехословакия тәэмин итә. Нефть үткәргечнең чыганакка тоташтырылган Әлмәт-Куйбышев өлеше төзелеше 1963 елда төгәлләнә. Илдә беренче тапкыр торбалы үткәргечләр төзү тәҗрибәсендә 820 һәм 1020 мм лы диаметрлы торбалар һәм һәрберсе 10 мең м³  сыйдырышлы тимер-бетон резервуарлар кулланыла. Бер үк вакытта технологик объектлар, резервуарлар паркы Әлмәт районының Кәләй авылы янында урнашкан төп нефть кудыручы «Әлмәт» станциясе, арадаш нефть кудыру насослы «Баланлы чишмә» («Калиновый ключ», 1964–1965 еллар) станциясе төзелә. Әлмәт тарафыннан станциягә Әлмәт-Кәләй нефть үткәргече сузыла. Төп нефть кудыручы «Әлмәт» станциясе 1964 елның 4 ноябрендә эшли башлый һәм Ромашкино чыганагыннан нефть «Дуслык» нефть үткәргече буйлап җибәрелә. Киләчәктә нефть кудыручы «Елизаветинка» (1966 ел) һәм «Горький-3» (1971 ел) станцияләре, Әлмәт-Куйбышев-2 магистраль нефть үткәргеченең линия өлеше (1972 ел), Усть-Балык-Курган-Уфа-Әлмәт трансконтиненталь нефть үткәргеченең көнбатыш участогы (1972 ел), Әлмәт-Горький-3 нефть үткәргече (1971 ел) төзелә. 1972 елда – нефть кудыручы «Дружба-2» станциясе, 1975 елда резервуарлар паркы файдалануга тапшырыла. Нефть кудыручы «Әлмәт» станциясе биләгән мәйдан 74 га га, аның резервуар паркларының гомуми номиналь сыйдыру күләме 570 мең м³ ка җитә. 1973 елның маенда нефть кудыручы «Әлмәт» станциясенә Усть-Балык-Курган-Уфа-Әлмәт нефть үткәргече буенча Көнбатыш Себердәге чыганаклардан алынган нефть килә башлый.

«Дуслык» нефть үткәргече өр-яңа автоматика, телемеханика һәм телеидарә чаралары белән җиһазландырылган. Нефть үткәргечләрнең линия өлешләренә һәм насос станцияләренә үзәкләштерелгән хезмәт күрсәтү технологияләре, нефть сыйфатын контрольдә тотуның автоматлаштырылган системасы, торбалы үткәргечләрне капиталь ремонтлау өчен машиналар комплексы гамәлгә кертелгән. Җитешсезлекләр булган участокларны ачыклау һәм алмаштыру максатында нефть үткәргечләренә диагностика уздырыла. 1996–1999 елларда Әлмәт-Куйбышев нефть үткәргечендә капиталь ремонт, резервуарларны һәм технологик җиһазларны реконструкцияләү үткәрелә. Резервуарларны төзекләндерүдә һәм реконструкцияләүдә коррозиядән саклау өчен аеруча ныклы изоляция материаллары, камилләштерелгән һава алыштыру клапаннары, кайтаргыч дисклар, зарарлы калдыкларның тышка чыгуын булдырмаучы газ көйләгеч системалар, объектларның янгынга каршы торучанлыгын көчәйтүче, янгыннарны катлам астында сүндерү системалары кулланыла. 1960–1990 елларда «Дуслык» нефть үткәргече буйлап килгән нефть югарыда искә алынган илләрнең импорт ихтыяҗларының 50% тан 97% ка кадәрге күләмен канәгатьләндерә. Файдалана башлаганнан алып кулланучыларга 2 млрд. т дан артык нефть җибәрелә.

Әдәбият

Князев С.Л., Гатиятуллин Н.С., Абражеев Г.П. Нефть и газ Республики Татарстан: Сб. док., цифр и материалов. М., 1993. Т. 2;

Хозяева подземных магистралей. Путь длиною в пятьдесят лет. Казань, 1999;

Терегулов З.У., Хуснутдинова Р.Р. Труженики подземных артерий 1949–99. История Ромашкинского районного нефтепроводного управления в лицах, фактах и цифрах. Казань, 2001.

Авторлар– К.Ф.Фәсхетдинов, Н.С.Галимов