Биографиясе

1790 елның 5 феврале, башка мәгълүматларга караганда, 1789 ел, Кострома губернасы, Солигалич өязе Бельково авылы — 1876 елның 25 июле, Мәскәү губернасы, Подольск өязе Старо-Никольское авылы.

Дворяннар нәселеннән.

1805–1806 елларда Халык мәгарифе департаментында (Санкт-Петербург). 1806 елдан хәрби хезмәттә. 1812 елгы Ватан, 1828–1829 еллардагы рус-төрек сугышларында, рус гаскәрләренең 1813–1814 елларда чит илләрдәге яуларында, 1825 елның 14 декабрендәге декабристлар баш күтәрүен һәм 1830–1831 еллардагы Поляк күтәрелешен бастыруда катнаша.

1817–1821 елларда Пернов гренадёр полкы, 1821–1832 елларда Семёновское лейб-гвардия гренадёр полкы командиры.

Россиядә яшерен җәмгыятьләрне төзүчеләрнең берсе; Коткару берлеге (1816–1819) һәм Иминлек берлеге (1818– 1819) әгъзасы.

1832–1837 елларда генерал-кригс-комиссар (илнең кораллы көчләрен матди яктан тәэмин итү өчен җаваплы чиновник), 1837 елдан Хәрби министрлыкның Хәрби советы әгъзасы. Бер үк вакытта, 1837–1840 елларда, Польша Патшалыгының эчке һәм рухани эшләр һәм халык мәгарифе буенча хөкүмәт Комиссиясе баш директоры, 1838–1840 елларда Варшава хәрби губернаторы.

1841–1846 елларда гражданлык эшләрен дә идарә итүче Казан хәрби губернаторы. 1842–1843 елларда Казан губернасында «бәрәңге фетнәләре»н (крәстияннәрнең бәрәңге утыртуга каршы чыгышлары) бастыра. Төзелеш комитеты рәисе булгач, Казанны 1842 елгы янгыннан соң торгызу эш ләрендә җитәкчелек итә. Шипов җитәкчелегендә Казанда үзәк урамнар тигезләнә һәм аларга таш түшәлә, бульварлар булдырыла; тыкрыклар урынына киң урамнар сузыла; Николай сәүдә мәйданы һәм таш түшәлмәле юллар төзелә, Мунча күле күмелеп, Черек күл тирәсе төзекләндерелә, шәһәр белән Бишбалта бистәсе арасында дамба, Кремльдә губернатор сарае, дворяннар җыены, почтамт, театр, руханилар академиясе биналары салына башлый; күпсанлы административ, җәмгыяви һәм хосусый йортлар төзелә; шагыйрь Г.Р.Державин һәйкәле корыла башлый һ.б.

Шипов Николай исемендәге (1844), Юнысовлар (1844) һәм Александра исемендәге (1845) ятимханәләре ачылуга булышлык итә.

1842 елда Казан руханилар академиясен торгызуга ярдәм күрсәтә.

Шипов башлангычында «Казанские губернские ведомости» газетасы үзгәртеп корыла (1843 елдан атна саен чыга башлый, махсус кушымтасы — «Прибавления» нәшер ителә), 1нче Казан авыл хуҗалыгы күргәзмәсе (1845) уздырыла. 1846–1857 елларда Сенатның Мәскәү департаментларында.

Хезмәтләре дәүләт идарәчелегенә, рус-поляк мөнәсәбәтләре тарихына карый; хатирәләр яза.

Казан икътисадчылар җәмгыяте рәисе (1842–1846).

Бүләкләре

Изге Александр Невский ордены белән бүләкләнә.

Хезмәтләре                                 

Польское племя в среде народа славянского. СПб., 1844; 

Взгляд на историю Западной Руси. СПб., 1848.

Әдәбият                

Москвич. Генерал-адъютант, генерал от инфантерии С.П.Шипов: Материалы к биографии // Московские ведомости. 1876. 27 июля, 3, 13–14 авг.; 

Затворницкий Н.М. Память о членах Военного совета: Портреты и биографические очерки. СПб., 1907; 

Долгов Е.Б. Строитель по призванию: Казанский губернатор С.П.Шипов // Гасырлар авазы — Эхо веков. 2003. № 1/2.

Автор — Е.Б.Долгов