Гомуми мәгълүмат

Пермь шәһәреннән 37 км төньяк-көнбатыштарак урнашкан. 1929 елда нигез салына. Халкы – 53964 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 1771 кеше.

Татар җәмгыяте тормышы

Татарлар Краснокамскта нигез салынган чордан, Кама целлюлоза-кәгазь комбинаты төзелеше вакытында урнаша башлыйлар.

1998 елда мәчет ачыла.

«Ачык шәһәр» программасын тормышка ашыру кысаларында 2008 елда «Уң як яр» төбәкара татар һәм башкорт милли бәйрәме уза. Бәйрәм кысаларында «Татар һәм башкортларның үзенчәлеген саклап калу факторы буларак мәдәният һәм башка халыкларның мәдәниятләренә толерант мөнәсәбәт формалаштыру» дигән түгәрәк өстәл, милли ашлар күргәзмә‑ярминкәсе, гамәли-бизәлеш халык сәнгате осталарының эшләнмәләре күргәзмә‑сәүдәсе, сәнгать коллективларының гала‑концерты уздырыла.

Краснокамск туган якны өйрәнү музеенда педагог‑чигүче З.С. Галимовага («Күңел бизәге»), спортчы, Бөек Ватан сугышында катнашучы М.С.Сәлахетдиновка («Ветеран‑спортчы М.С. Сәлахетдинов») багышланган күргәзмәләр әзерләнгән.

Күренекле кешеләре

Краснокамск шәһәрендә медицина фәннәре докторы, Мари Эл Һәм Татарстан республикасының атказанган табибе, ТРның атказанган фән эшлеклесе М.Ф.Исмәгыйлев туган.