Эчтәлек

1909 елда Казанда кулланучыларны Россия һәм чит илләрдә җитештерелгән сәнәгать, авыл хуҗалыгы продукцияләренең иң яхшы үрнәкләре белән таныштыру максатында үткәрелә. Бөтенроссия Түбән Новгород күргәзмәсеннән соң (1896) Идел буендагы беренче эре күргәзмә. Аны оештыру өчен Казан губернаторы М.В.Стрижевский җитәкчелегендә күргәзмә комитеты төзелә.

Күргәзмәдә Россиянең 30 дан артык губернасыннан 2316 кеше катнаша, шуларның 1308 е кече сәнәгать вәкилләре була. Казан губернасы предприятиеләреннән И.Арслановның сәнәгать ширкәте, Үтәмешев һәм Коның Казан мануфактуралары, А.Н.Лоскутов заводы, Алафузов фабрикалары һәм заводларының сәүдә-сәнәгать җәмгыятьләре, П.В.Щетинкинның сәүдә йорты һ.б. бик күпләр үзләренең товарларын тәкъдим итәләр.

Россиянең күргәзмәләр үткәрү эшендә беренче тапкыр һөнәри белем бирү бүлеге оештырыла. Күргәзмәдә Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы һәм Халык мәгарифе министрлыгының барлык һөнәри уку йортлары диярлек катнаша. Германия, Швеция, Япония кебек 40 лап чит ил фирмасының продукцияләре кулланучылар хозурына тәкъдим ителә. Һөнәри белем бирү бүлегеннән тыш, кече сәнәгатьне, авыл хуҗалыгы сәнәгатен, эре сәнәгать товарларын, утка чыдам төзелеш материалларын, янгынга каршы тору эшләрен эченә алган экспозицияләр оештырыла.

Казан халыкара күргәзмәсе «Рус Швейцариясе» паркында һәм шуңа тоташып торган территориядә урнаша. Күргәзмә комплексының баш архитекторы — П.В.Ладыгин, ярдәмчесе архитектор Г.Башмаков була.

Комплексның төп павильоннары урнашкан көнчыгыш һәм көнбатыш өлешләргә бүлгән трамвай юлы аның күчәрен тәшкил итә. Комплекска барлыгы 63 корылма керә. Киртә белән тотып алынган территориягә керү юлы күп яруслы, озынча өчпочмак формасындагы агач манара аша үтә.

Павильонның вестибюле рус тарихына багышланган темага рәссам Е.П.Фирсов тарафыннан бизәлә. Базиликаль композицияле эре сәнәгать павильоны аңа заманына хас индустриаль төсмер биреп торган.

Пермь земствосы павильоны стильләштергән Төньяк Русе формаларында эшләнә.

Мөселман архитектурасы темасы М.Рам фирмасы һәм И.В.Александров варислары павильоннарында чагылыш таба.

Алафузов фабрикалары һәм заводларының сәүдә-сәнәгать җәмгыятьләре павильоннары күләмнәренең гомумиләштерелүе белән аерылып тора (мөселман архитектурасының традицион формаларын стильләштерү хисабына).

Павильон фасадларында һәм гөмбәзләрендә металл конструкцияләр актив кулланыла. Конструктивлык идеяләре В.Ю. фон Денфферн павильоннарының архитектур чишелешләрендә чагылыш таба. Казан халыкара күргәзмәсенең күп кенә корылмаларында реклама идеяләре ачык чагыла: О.Э.Петцольдның шешә формасындагы сыра кайнату заводы павильоны, И.Арслановның тоташ төрле төсле сабыннан эшләнгән Казан сабын кайнату ширкәте павильоны шундыйлардан.

Күргәзмә территориясендә шулай ук кафешантан, тиз төшерүче фотография, бильярд һәм кегельбан, эстрада, цирк, кинематограф эшли.

Күргәзмәне 247 меңгә якын кеше карый.

Әдәбият

Дубин А., Кузнецова О. К 90-летию Международной выставки в Казани // Гасырлар авазы — Эхо веков. 1999. № 3/4.

Автор Г.Н.Айдарова