- РУС
- ТАТ
Тарихчы, тарих фәннәре докторы (1992 ел), профессор (1993 ел), Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1994 ел)
1942 елның 4 феврале, Тәмте районы Красновидово авылы – 2011 елның 28 ноябре, Казан шәһәре.
Казан университетын тәмамлый (1967 ел).
1970 елдан Казан мәдәният һәм сәнгать университетында: Ватан һәм чит илләр тарихы кафедрасы укытучысы, 1981–1986 елларда мәдәни-агарту эшләре факультеты деканы, 1991–1998 елларда педагогика һәм психология кафедрасы мөдире, 1999–2003 елларда проректор, 2004–2011 елларда Ватан һәм чит илләр тарихы кафедрасында.
Хезмәтләре XX йөз башында Идел буенда иҗтимагый-сәяси хәрәкәтләр, эшчеләр сыйныфы тарихына, Татарстанда мәгариф һәм мәдәният тарихы мәсьәләләренә һәм аларның хәзерге торышына карый.
Рабочий класс Поволжья в годы первой мировой войны и Февральской революции. Казань, 1989.
Долой войну, долой самодержавие! (Большевистские организации и пролетариат Поволжья в период империалистической войны и Февральской революции). Саратов. 1990.
Профессиональная подготовка специалистов социокультурной среды: Прогнозирование, проектирование, практическая реализация. Казань, 1999 (автордаш).
Социально-экономическое положение и быт рабочего класса Поволжья в годы Первой мировой войны. Казань, 2002.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.