Биографиясе

1863 елның 18 (30) декабре, Чуаш АССРның Мари Посады поселогы – 1933 елның 8 марты, шунда ук.

Казан университетын тәмамлый (1888 ел).

Казан губернасы Спас өязендә земство табибе булып эшли.

1892 елдан Томск университетында.

«К вопросу о пролиферирующих кистах челюстей и гайморовой полости» хезмәтен яклаганнан соң, медцина докторы исеме ала.

1895 елдан чит илдә эшли.

1897–1925 елларда Казан университетында: оператив хирургия кафедрасы профессоры (оториноларингология, десмургия белән хирургик патология укытуны оештыра), факультет хирургия клиникасы профессоры.

1925–1933 елларда Мари Посады посёлогы хастаханәсе консультанты.

Хезмәтләре эксперименталь һәм клиник хирургиягә, оториноларингологиягә, борын, борын куышлыгы һәм йоткылык өсте хирургик авыруларына, сөяк сынуларын дәвалауга карый.

Чуаш АССРда трахомага каршы көрәштә катнаша.

Хезмәтләре

К вопросу о пролиферирующих кистах челюстей и гайморовой полости: Дис. ...Томск, 1892.