- РУС
- ТАТ
Татарстанның Яңа Чишмә районындагы авыл, Кичү елгасы буенда, Яңа Чишмә авылыннан 10 км төньяктарак урнашкан
1740 елларда Шыгырдан авылыннан күчеп утыручылар нигезли (башка чыганаклар буенча 1700 елга кадәр үк нигезләнә). Революциягә кадәрге чыганакларда Кичу Адамче (Кичү Әдәмче) исеме белән дә мәгълүм.
1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук сәүдә итү тарала.
XX йөз башында җамигъ мәчет (1823 елда төзелә), тегермән, 9 вак-төякләр кибете була.
Авыл җәмәгатенең имана җире 1915 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Зирекле волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1959 елда Рус Өтәшкәсе авылына кушыла. 1930 елның 10 августыннан – Яңа Чишмә, 1944 елның 19 февраленнән – Ямаш, 1956 елның 7 декабреннән – Яңа Чишмә, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1983 елның 26 апреленнән – Яңа Чишмә районында.
Хәзер – Әдәмсә авыл җирлеге үзәге.
1930 елда авылда К.Маркс исемендәге колхоз оештырыла. 1956 елда авыл – эреләндерелгән Калинин исемендәге колхозның үзәк утары (аңа шулай ук Бакташ, юкка чыккан Киерлы, Пещерка, Русское Утяшкино авыллары хуҗалыклары; 1973 елда Архангел Бистәсе авылы хуҗалыклары керә).
1993 елдан «Утяшкино» күмәк предприятиесе, 1998 елдан «Утяшкино» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2005 елдан – «Татарстан» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте бүлекчәсе, 2014 елдан – «Сөт иле» «Яңа Чишмә» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеләре филиалы, 2017 елдан «Агро-Основа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.
Механика остаханәсе һәм ындыр табагы хуҗалыгы бар. 1980 еллардан авыл җирлеге территориясендә нефть чыганаклары эшкәртелә.
Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә, нефть компанияләрендә эшли.
1920 елда башлангыч мәктәп ачыла, ул 1949 елда – җидееллык, 1961 елда – сигезьеллык, 1967 елда – урта (1966 һәм 1994 елларда яңа биналар төзелә), 2015 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.
Клуб (1989 елдан яңа бинада), китапханә (1920 елдан уку йорты буларак файдаланыла, 1989 елдан яңа бинада), фельдшер-акушерлык пункты, «Алсу» ясле-бакчасы (1986 елдан), «Балачак утравы» балалар мәйданчыгы (2012 елдан), универсаль спорт мәйданчыгы (2016 елдан), «Нәҗип» мәчете (2002 елдан); мәктәп каршында музей (1994 елдан, оештыручысы – Т.С.Сибгатуллина), китапханә каршында «Незнайка» түгәрәге (2011 елдан), «Гармония» үзешчәннәр берләшмәсе (2018 елдан), төбәк тарихына караган «Борынгы ядкәрләр почмагы» (2012 елдан), клуб каршында «Ләйсән» ансамбле һәм «Задоринки» бию төркеме (икесе дә – 2016 елдан) эшли.
Төзекләндерелгән «Әдәмсә» чишмәсе бар. 2015 елда клуб территориясендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына “Җиңү паркы” ачыла.
Авыл янында археология истәлекләре – Әдәмсә табылдыгы (Алтын Урда чоры болгар истәлеге), Әдәмсә торулыгы (Буралы курган культурасы), Әдәмсә шәһәрлеге (гомумболгар истәлеге), Әдәмсә зираты (гомумболгар истәлеге) табыла.
Р.Ә.Юнысов (1947 елда туган) – авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, ТАССРның атказанган агрономы, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты.
1782 елда – 110 ир-ат;
1859 елда – 1333,
1897 елда – 2536,
1908 елда – 2731,
1920 елда – 2909,
1926 елда – 1922,
1938 елда – 577,
1949 елда – 583,
1958 елда – 566,
1970 елда – 1272,
1979 елда – 971,
1989 елда – 735,
2002 елда – 729,
2010 елда – 692,
2020 елда – 675 кеше (татарлар – 73%, руслар – 26%).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.