- РУС
- ТАТ
1973 елда Яр Чаллы шәһәрендә КАМАЗ заводлары һәм бүлекчәләре өчен махсус урта белемле квалификацияле кадрлар әзерләү өчен ачыла, 2015 елда аңа КАМАЗның беренче генераль директоры Л.Б. Васильев исеме бирелә.
Машина төзелеше технологиясе; автомобиль һәм трактор төзелеше; автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт; сәнәгать һәм граждан биналарының электр җиһазларын монтажлау, көйләү һәм эксплуатацияләү; сәнәгать җиһазларын монтажлау һәм техник эксплуатацияләү; икътисад һәм бухгалтер исәбе; иминият эше; банк эше; кара һәм төсле металл кою; компьютер системаларында программалаштыру; электр һәм электромеханика җиһазларын техник эксплуатацияләү һәм аларга хезмәт күрсәтү; эретеп ябыштыру производствосы белгечлекләре һәм станокчы, электр-газ белән эретеп ябыштыручы, слесарь, автомеханик, электр җиһазларына хезмәт күрсәтү буенча электромонтер, механик эшкәртү станокларын һәм җайланмаларын көйләүче, кисүче һөнәрләренә укыту алып барыла.
2014 елда техникум нигезендә машина төзелеше тармагы өчен һөнәри белем бирү буенча тармак ресурс үзәге булдырыла.
Техникум каршында хәрби-техник кадетлар корпусы эшли.
2019/20 уку елында 2260 укучы, 128 укытучы исәпләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.