Тарихы

Авыл 1678 елдан билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннәре катлавына керә (ясаклы һәм йомышлы элек чукындырылган татарлар). Бу чорда аларның төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, тимерчелек кәсепчелеге, арба һәм чана төзәтү, олаучылык таралган була.

1893 елда Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе ачыла. 1870 ел мәгълүматларына караганда, авылда кәшәнә, су тегермәне, шулай ук XX йөз башында 2 икмәк саклау һәм сату кибете, тимерчелек була. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1065 дисәтинә тәшкил итә.

1912−1913 еллардагы хуҗалык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, 102 хуҗалыкның 9 ында ат бөтенләй юк, 72 се – бер, ике, 21 хуҗалык өчәр һәм күбрәк эш аты тота; 1940 баш мөгезле эре һәм башка терлек теркәлә; 9 хуҗалык игенчелек хезмәтен вак һөнәрчелек кәсебе белән бергә алып бара.

Авыл башта Ләке авылының (хәзер Сарман районы) Петр һәм Павел, 1881 елдан Кабан-Бастырык авылындагы Архангел Михаил чиркәүләре приходына карый.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авылУфа губернасының Минзәлә өязе Әхмәт волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы, 1935 елның 10 февраленнән – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Дүртмунча авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда Сталин исемендәге колхоз оештырыла, 1958 елдан зурайтылган шул ук исемдәге колхоз составында (Дүртмунча авылы), 1961 елда Сталин исемендәге колхоз Киров исемендәге, 1963 елда “Игенче” колхозына үзгәртелә (1998 елдан авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2004 елдан “Восток” агрофирмасының шул ук исемдәге бүлекчәсе (кырчылык, дуңгызчылык).

Мәгариф һәм мәдәният

2000 елларга кадәр башлангыч мәктәп, клуб эшли.

Фельдшер-акушерлык пункты бар. 2016 елда чишмә төзекләндерелә.

Халык саны

1859 елда – 318,
1897 елда – 539,
1920 елда – 795,
1926 елда – 620,
1938 елда – 650,
1949 елда – 544,
1958 елда – 589,
1970 елда – 600,
1979 елда – 388,
1989 елда – 250,
2002 елда – 182,
2010 елда – 149,
2017 елда – 137 кеше (керәшен татарлар).