Тарихы

1668 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге рус чыганакларында Свиные Горы, Рождественский исемнәре белән билгеле.

Башта Раифа Богородица монастырена карый, 1763 елда халкы – экономик, соңрак дәүләт крәстияннәре катлавына күчерелә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек һәм бакчачылык, шулай ук бурлаклык тарала.

XX йөз башында Христо-Рождество чиркәве (1837 елда төзелә, 1930 елларда ябыла, совет чорында бинасы ашлык саклау урыны буларак файдаланыла, сакланмаган), земство мәктәбе (1870 елда ачыла, үз бинасында урнаша), халык китапханәсе эшли (1901 елдан).

Авыл җәмәгатенең имана җире 4116,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1921 елга кадәр Вятка губернасының Алабуга өязе Казиле волостенда, 1921 елдан ТАССРның – Алабуга, 1928 елдан – Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Алабуга, 1944 елның 19 февраленнән – Костенеево, 1944 елның 8 июненнән – Морт, 1954 елның 19 ноябреннән Алабуга районында.

Хәзер Костенеево авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Атеист” колхозы оештырыла, 1956 елда – “Прикамск” колхозы, соңрак “Звезда” колхозы составына керә. 1969 елдан “Звезда” совхозы. 1995–2001 елларда “Звезда” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2001–2008 елларда “Газовик” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008 елдан “Сапфир” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2016 елдан “Костенеево” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Мәгариф һәм мәдәният

1972 елга кадәр сигезьеллык мәктәп була. 2008 елдан клуб эшли. Төзекләндерелгән “Христо-Рождество” чишмәсе бар.

Авыл тирәсендә археология истәлекләре табыла: Свиногорье шәһәрлеге (безнең эрага кадәр VI–IV йөзләр ананьино культурасының икенче чоры), Свиногорье авыллыгы (ананьино культурасы), Свиногорье туктаулыгы (маклашеевка культурасы).

Халык саны

1859 г. – 1606,
1887 г. – 1696,
1905 г. – 1834,
1920 г. – 1494,
1926 г. – 1544,
1938 г. – 1000,
1949 г. – 916,
1958 г. – 685,
1970 г. – 412,
1979 г. – 215,
1989 г. – 118,
2002 г. – 67,
2010 г. – 53,
2017 г. – 46 кеше (руслар – 87%, татарлар – 6%).