Туфракның уңдырышлылыгын күтәрү максатында аңа турыдан-туры кертелә һәм минераль ашламалар эшләп чыгару өчен чимал булып тора.

«Агрономик рудалар» атамасын 1921 елда геолог Я.В.Самойлов тәкъдим итә.

Агрономик рудаларның төп компонентлары үсемлекләрнең тереклек эшчәнлеге өчен әһәмиятле макро- һәм микроэлементлардан (азот, фосфор, калий, күкерт, бор, бакыр һәм башкалар) гыйбарәт.

Фосфор апатитлар, фосфоритлар һәм фосфатлы кварц комнары составына керә; калий - калий тозларында, глауконитларда, сынныритларда; азот-калий һәм натрий (чили) селитрасында; күкерт – гипста, ангидритта, күкерт рудаларында була.

Карбонатлы токымнар – акбур, известьташ, доломит, мергель, известьлы туф, күл известе туфракны известьләүдә кулланыла.

Агрономик рудаларга шулай ук цеолитлар, бентонитлар, сапропельләр, торф һәм башкаларда керә. Бакыр (карарга Бакыр рудалары), бор, молибден, цинк, кобальт, марганец рудалары һәм техноген калдыклар микроашламалар эшләп чыгаруда кулланыла.

ТРда фосфоритларның 20 дән артык очраклы күренеше һәм 5 чыганагы (Сөендек фосфоритлар чыганагы, Башчы чыганагы һәм башкалар) билгеле; известьташның 80 ләп чыганагы бар, аларның җидесе (Бимә, Иске Комазан һәм башкалар) известь оны әзерләүдә файдаланыла; күл сапропеленең 50 ләп чыганагы һәм ятмасы бар.

Бентонитларның – 50 дән артык, гипсның – 7 һәм цеолитлы токымнарның 1 чыганагы ачылган.