- РУС
- ТАТ
Казаклар. Татарстанның Теләче районындагы авыл, Мишә елгасы буенда, Теләче авылыннан 8 км көнчыгыштарак урнашкан
XVI йөз ахыры – XVII йөз башында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Морза авылы, Казаклар, Кече Алан исемнәре белән дә искә алына.
XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 144,2 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Елыш волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Саба, 1991 елның 4 октябреннән Теләче районында.
Хәзер – Иске Җөри авыл җирлегендә.
1930 елда авылда «Арыслан» колхозы оештырыла, 1951 елда Молотов исемендәге колхозга үзгәртелә, 1958 елдан «Марс» (үзәк утары – Саба районының Сатыш авылы), 1976 елдан –Муса Җәлил исемендәге колхоз (үзәк утары – Иске Җөри авылы, аңа шулай ук. Олы Тиләҗе, Караширмә, Яңа Җөри (Карачтау), Орымширмә авыллары да керә) колхозлар, 1994–2005 елларда Муса Җәлил исемендәге күмәк предприятие (үзәк утары – Иске Җөри авылы) эшли.
1782 елда – 9 ир заты;
1859 елда – 30,
1897 елда – 56,
1908 елда – 75,
1926 елда – 72,
1938 елда – 168,
1949 елда – 148,
1970 елда – 104,
1979 елда – 69,
1989 елда – 27,
2002 елда – 0,
2010 елда – 1 кеше (татар),
2020 елдан даими яшәүчеләр юк.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.