Икътисадның тотрыклы үсеш шартларын тәэмин итү, ресурсларның тулы тәэмин ителү һәм инфляция дәрәҗәсен киметү күзлегеннән икътисад торышын бер бөтен буларак өйрәнә.

Макроикътисад объектлары: илкүләм җитештерү һәм милли продукт, бердәм таләп һәм бердәм тәкъдим, эшсезлек һәм инфляция дәрәҗәсе, бәяләр һәм керемнәрнең гомуми дәрәҗәсе, икътисади үсеш, икътисадның дәүләт тарафыннан көйләнеше, икътисадта циклик тирбәлешләр һәм конъюктур үзгәрешләр: милли икътисадларның үзара тышкы-икътисади бәйләнеше һәм башка икътисад проблемалары.

Мөстәкыйль фән буларак 1930 елларда формалаша. Аңа инглиз икътисадчысы Дж. М.Кейнс теориясе ярдәм итә, ул булган мәгълүматларны гомумиләштерә һәм XX йөз башында актуаль булган икътисад сорауларына җавап бирә. Ул милли икътисадны дәүләтнең актив тәртипкә салуы һәм тәртипкә салу ысулларын камилләштерү кирәклеген нигезли. Аның теориясе икътисадка заманча микроанализ ясауга башлангыч бирә, ул беренчедән, икътисади үсеш дәрәҗәсен һәм тенденцияләрен характерлаучы агрегатив күрсәткечләрне формалаштыру принципларын өйрәнүгә юнәлтелгән.

Базар икътисадының төп субъектлары (җитештерүчеләр һәм кулланучылар) шулай ук берләштерелгән җыелма буларак тикшерелә; икенчедән, икътисадны өйрәнү гомумән икътисади субъектлар арасындагы үзара хезмәттәшлекне үзара бәйле базарлар системасы аша карау кирәклеген фаразлый. Өченчедән, макроикътисад булганда икътисадның үсешен һәм торышын билгелүче икътисади субъектлар саны киңәя. Анда җитештерүчеләр һәм кулланучылардан тыш, дәүләт керә, аның икътисадка йогынтысы өйрәнү объектына әверелә.

Икътисади эшчәнлек нәтиҗәләрен бәяләүче төп макроикътисад күрсәткечләре: тулай милли продукт (ТМП), тулай эчке продукт (ТЭП), чиста милли продукт, илкүләм табыш, шәхси табыш, халыкның акча кереме. ТМП Россиядә 1980 еллар уртасында бердәм бөтендөнья стандарт күрсәткечләр системасына күчүгә бәйле кертелә. ТМП – билгеләнгән вакыт эчендә (гадәттә 1 ел эчендә) җитештерелгән товарлар һәм хезмәтләрнең базар бәясе. Ул производство факторлары белән җитештерелгән, әлеге илнең гражданнары милкендә булган продукциянең бәясен үлчи; хезмәт предметлары бәясен икеләтә исәпләүгә юл куймый. Аңа бары тик өстәлгән бәя генә керә – җитештерелгән продуктның базар бәясе һәм хезмәт предметларын (чимал, материаллар, ягулык һ.б.) алуга тотылган чыгымнар арасындагы аерма.

ТЭП – билгеле бер чорда ил эчендә җитештерелгән продукциянең (товарлар һәм хезмәтләр) базар бәясе, ул производство факторлары әлеге ил гражданнары милкендә яки чит ил гражданнары милкендә булуга бәйле түгел. 2003 елда Россия икътисады ТЭП 2001 елда 5%ка һәм 2002 елда 4,4%ка арту шартларында мөстәкыйль үсешен арттыра, 6,7% чиген уза. Гомумән 4 ел эчендә (2000–03) ТЭП үсеше РФ дә 28,9% тәшкил итә (бер елга 6,5%), алдагы 5 елда (1996–2000) 8,3% ( бер елга 1,6%) була. 2003 елда беренче тапкыр ТЭП үсеше хезмәт җитештерүчәнлеге арту хисабына тәэмин ителә, ягъни җитештерүне интенсивлаштыру хисабына, ә экстенсив факторлар хисабына түгел. Җитештерү структурасында сизелерлек алга китеш була.

Россия ТЭП күләме буенча дөньяда 10 нчы урынны били (1913 елда – 5 нче урында). Көнбатыш илләрнең ТЭП ның тискәре секторы өлеше рәсми рәвештә 5–10% дип бәяләнә, Россиядә – 25%.

ТР да барлык макроикътисади күрсәткечләр буенча тотрыклы үсеш күзәтелә.Тулай төбәк продукты 2003 елда чагыштырма бәяләрдә 4%ка арта. Сәнәгать продукциясенең физик күләме индексы 2002 ел дәрәҗәсенә 104,7% тәшкил итә. 2002 ел белән чагыштырганда химия һәм нефть химиясе сәнәгатендә (13,1% ка), машиналар төзү һәм металл эшкәртү сәнәгатендә (8,3% ка), урман һәм агач эшкәртү сәнәгатендә (4,3% ка) җитештерүнең артуына ирешелә. 2003 елда Татарстанда икътисадны  һәм социаль өлкәне үстерүгә төп капиталга 66,4 млрд сум инвестициияләр кулланыла, 2002 елга караганда 2,2% ка күбрәк.

2003 ел ахырына ТР дәүләт мәшгульлек хезмәте органнарында 24,5 мең эшсез граждан теркәлгән, яисә республика икътисади актив халкының 1,3% ы.

Автор – В.А.Мальгин