- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (19.4.1945), полковник
1922 елның 5 марты, Чистай кантоны (хәзерге Яңа Чишмә районы) Волчья Слобода авылы — 2009 елның 20 гыйнвары, Санкт-Петербург.
Мәктәпнең җиде сыйныфын (Чистай шәһәре), Чистай авыл хуҗалыгын механикалаштыру техникумының 3 курсын (1940), Ульянов очучылар хәрби авиация мәктәбен (1943), Хәрби-һава академиясен (шәһәр тибындагы Монино посёлогы, Мәскәү өлкәсе, 1952) тәмамлый.
1941 елдан Кызыл Армиядә. 1944 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, очучы, өлкән очучы, 1 нче һава армиясенең 277 нче штурм авиациясе дивизиясе 556 нчы штурм авиациясе полкының эскадрилья командиры урынбасары. Ленинград һәм 3 нче Белоруссия фронтлары эскадрильясе составында Ленинград блокадасын бетерүдә (1944), Балтыйк буен азат итүдә (1944), Көнбатыш Пруссия һөҗүм операциясендә (1945) һәм Кёнигсберг шәһәрен штурмлауда катнаша (1945).
Сугыш дәвамында Ил-2 самолёты белән 180 сугышчан очыш ясый.
Сугыштан соң Ленинград хәрби округының авиация полкы командиры урынбасары.
1956–1960 елларда Балтыйк буе һава һөҗүменнән саклану округында.
1960–1965 елларда 11 нче һава һөҗүменнән саклану корпусының (Белоруссия ССР), 1965–1975 елларда 6 нчы һава һөҗүменнән саклану аерым армиясенең (Ленинград янында) разведка башлыгы.
1976 елның августыннан запаста, Ленинградта яши.
Ленин ордены, ике Кызыл Байрак, Александр Невский, ике 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз, 3 нче дәрәҗә «СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәте өчен» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Герой бюсты Яңа Чишмә авылында Җиңү скверында, мемориаль такта Чистай шәһәренең 1 нче мәктәбе бинасында урнаштырыла.
Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;
Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 177;
Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2023. Т. 3. С. 69, 72. 86.
Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.