Биографиясе

1908 елның 4 июне, Вятка губернасы Кленовая авылы — 1980 елның 6 гыйнвары, Кырым өлкәсенең Ялта шәһәре.

Горький авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый (1934).

Казан (1937–1941) һәм Кырым (1951–1952) авыл хуҗалыгы институтларында укыта.

1945 елдан Кырым саклаулыгының фәнни эшләр мөдире (Алушта шәһәре).

1948 елдан СССР ФАнең Кырым филиалында гыйльми секретарь (Симферополь шәһәре).

1956 елдан Украина туфрак белеме фәнни-тикшеренү институтында лаборатория мөдире (Харьков шәһәре).

1958 елдан Никита ботаника бакчасында (Ялта шәһәре): директор, консультант (1977–1980); җимеш культураларын, декоратив һәм яңа техник үсемлекләрне рациональ урнаштыру максатында туфрак үзлекләрен һәм климат үзенчәлекләрен өйрәнү буенча эш җәелдерә.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре таулы Кырым табигатен өйрәнүгә, табигать комплексларыннан рациональ файдалануга, далалы Кырымда урман үрчетү буенча чаралар эшләүгә карый.

Үзенең тикшеренүләрендә табигать характеристикасын биргәндә, аны үсемлек-туфрак-климат системасы буларак карап, үзара бәйләнешле комплекслы алымнар куллана.

Украинаның туфрак һәм агротуфрак карталары автордашы.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

Октябрь Революциясе, ике «Почёт билгесе» орденнары, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының бер алтын һәм ике көмеш медале, Украина ССР ЮС Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Хезмәтләре  

Почвы, леса и климат горного Крыма и пути их рационального использования. М., 1967;

Основы рационального использования почвенно-климатических условий в земледелии. М., 1972.

Әдәбият  

Памяти Михаила Андреевича Кочкина // Почвоведение. 1982. № 3.