Уникаль табигать истәлеге, Яшел Үзән районы территориясендә, Идел-Кама дәүләт табигать биосфера саклаулыгы Раифа участогының нигезен тәшкил итә.

Мәйданы 5921,2 га.

Идел елгасы үзәненең сулъяк сөзәклегенең урта дүртенчел чор тугай өсте террасасында урнашкан. Борынгы аллювиаль көпшәк утырмаларда барлыкка килгән казансыман түбәнлекне били.

Туфрак капламының төп фонын җиңелчә бөртекле (комлыдан комсыл балчыкка кадәр) көлсу һәм кәсле-көлсу туфраклар тәшкил итә.

Мәйданының якынча 50% ында карт агачлар үсә, 407 га ны Көнчыгыш Европадагы иң карт утыртмалар (200 ел һәм күбрәк) били. 713 га да урман культуралары, шул исәптән экзотик агач һәм куакларның 40 тан артык төре үсә.

Урманнар яхшы сакланган булулары, бергәлекләрнең югары биотөрлелеге белән характерлана. Раифа урманы территориясендә урман ассоциацияләренең 36 тибы билгеләнә.

Югары продукция бирә торган утыртмалар (900 м3/га га кадәр) тәшкил итүче мүкле һәм чыршы катнаш наратлыклар өстенлек итә. Нарат, чыршы һәм юкәдән торучы ылыслы-киң яфраклы урманнар; имән, өрәңге, карама катнаш киң яфраклы юкә урманнары, тоташ кисүгә дучар булган урыннарда үскән каенлыклар шактый зур мәйданнарны били. Мүкле-лишайниклы наратлыклар, усаклыклар, кара зирекле тугай урманнары, торф мүкле һәм каен-күрәнле сазлыклар аз таралган. Умырткалыларның — 210, умырткасыз хайваннарның — якынча 3000, үсемлекләрнең — 1500, гөмбәләрнең 754 төре билгеләнгән.

XVII йөздән XX йөз башына кадәр Раифа урман дачасы (1148 га) Раифа Богородица ирләр монастырена (Раифа урманының исеме шуннан) карый. 1919 елда урман дачасы (Паратский һәм Казан урман дачалары өлеше белән беррәттән) Казан университеты урман факультетының яңа барлыкка килгән Раифа укыту-тәҗрибә урманчылыгы (2611 га) составына керә. Берничә тапкыр үзгәртелеп оештырылганнан соң, 1927 елда урманчылык мәйданы 1259 га га киңәя. 1960 елдан — Идел-Кама саклаулыгының Раифа участогы; 2001 елда Яшел Үзән урман хуҗалыгының Кызыл Октябрь урманчылыгы җирләре исәбенә 2057 га га арта.

2005 елдан Раифа урманы ЮНЕСКО МАБ биосфера резерваты зур Идел-Кама саклаулы үзәгендәге ике участокның берсе булып тора.

Казан геоботаника мәктәбе, Идел буе югары урман мәктәбенең формалашуында һәм тарихи үсешендә, төрле профильдәге белгеч-экологларны әзерләүдә Раифа урманы билгеле бер роль уйный. С.И.Коржинский, А.Е. һәм Б.А.Арбузовлар, И.В.Тюрин, П.Н.Крылов, А.Я.Гордягин, Н.А.Ливанов, А.П.Ильинский, А.П.Тольский, Л.И.Яшнов, В.А.Попов, Д.И.Морохин һәм башкалар зур галимнәрнең исемнәре аның белән бәйле.