- РУС
- ТАТ
җир өслегендә яки аңа якын урыннарда тау токымнарының химик үзгәрүе һәм таркалу процессы
Процесс температура үзгәрешләре йогынтысында, атмосфераның, суның һәм суда эрегән матдәләрнең, организмнарның химик тәэсирендә бара.
җилләнүне билгелиләр.
Физик җилләнү тау токымнарын составларын үзгәртмичә генә механик ваклануга китерә. Тау токымнарының күләме үзгәрүен, чатнавын һәм тагын да көчлерәк дезинтеграциясен температура тирбәнешләре, туңу һәм эрүләр китереп чыгара.
Химик җилләнү вакытында нигезләр селтесезләнү, гидратация, гидролиз, оксидлашу бара һәм җир өслегендәге шартларга чыдам яңа минераль формалар барлыкка килә.
Биологик җилләнү организмнарның эшчәнлеге нәтиҗәсендә токымнарның механик ваклануында яки составлары үзгәрүдә чагыла.
Тау токымнарын үзгәртеп һәм йомшартып, җилләнү аларның денудациясенә булышлык итә һәм туфрак ясалу процессында катнаша. Үзләре барлыкка килгән урында калган җилләнү продуктларын элювий яки җилләнү кабыгы (ашалу кабыгы) дип атыйлар.
ТР территориясендә җилләнүнең өч төре дә күзәтелә. Химик җилләнү урман зонасында көчле бара, анда кислоталы (ачы) тирәлек шартларында элювиаль профильнең өске өлешеннән кремнеземнан башка барлык минераль продуктлар чыгарыла. Тимер һәм алюминий оксидлары, тыгыз иллювиаль горизонт барлыкка китереп, профильнең түбәнге өлешендә туплана.
Туфрак-үсемлек катламы температура тирбәнешләрен киметкәнлектән һәм грунтның тирән туңуына каршы торганлыктан, физик җилләнү табигый ландшафт шартларында бөтенләй диярлек күзәтелми. Бары тик тау токымнары турыдан-туры җир өслегендә яткан урыннарда гына туңудан һәм инсоляцион физик җилләнү үсеш алган. Соңгысы бигрәк тә текә ялангач ерганак, сыза, үзәннәр сөзәклекләрендә көчле. Ул тау токымнары дезинтеграциясен һәм аларның ишелүен китереп чыгара.
Бозлану эпохаларының салкын климатында туңудан җилләнү үсеш алган, шул чорда формалашкан 1-2 м калынлыктагы балчыксыл вакташлы элювий хәзерге вакытта да яхшы сакланган.
ТР фундаментының кристаллик токымнарында җилләнүнең латерит, каолинит һәм тагын да катлаулырак профильдәге борынгы кабыгы билгеләнгән. Аның иң зур калынлыгы (40 м га кадәр) Кама җимерелүләре зонасында һәм гөмбәзсыман күтәрелмәләр перифериясе буйлап таралган.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.