Биографиясе

1921 елның 10 мае, Казан – 1997 елның 8 декабре, Санкт-Петербург.

«Шималь ягы» газетасы нашире К.М.Сәгыйдов кызы, Г.Шәрәфнең туганының кызы.

1948 елда Ленинград университетының шәрык факультетын тәмамлаганнан соң, Дәүләт җәмәгать китапханәсенең милли әдәбият бүлегендә (Санкт-Петербург, хәзерге Россия милли китапханәсе) эшли, 1974 елдан бүлек мөдире.

СССРның барлык союздаш республикаларының дәүләт телләрен, шулай ук фин телен белә.

«СССР халыклары телләрендә вакытлы һәм дәвамлы басмалар каталогы»н (СПб., 1993) редакцияли, китап, журнал, газета елъязмаларын, тематик библиографияләр һәм күптомлы Татар энциклопедиясенең генераль лөгатьлеген төзүгә зур өлеш кертә.

Бүләкләре

Дуслык ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Первое и последнее прижизненные издания Тукая // Tatarica. Hels., 1987.

Взаимопроникновение культур финно-угорских народов // Библиотека. 1998. № 6.

Авторлар – Э.В.Тисенко, А.С.Асватуров