Эчтәлек

Биографиясе

1910 елның 9 декабре, Уфа губернасы, Уфа өязе Арыслан авылы — 1992 елның 11 гыйнвары, Уфа шәһәре.

1932 елда Башкорт сәнгать техникумын тәмамлый, 1933–1942 елларда Мәскәү консерваториясе каршындагы Башкорт опера студиясендә (М.Владимирова классы) укый (бүленеп).

1942–1948 елларда Башкорт опера һәм балет театры солисты, Маргарита («Фауст», Ш.Гуно), Татьяна («Евгений Онегин», П.Чайковский), Марфа («Патша кәләше», Н.Римский-Корсаков), Айсылу («Ашказар», А.Эйхенвальд) һ.б. партияләрне башкара.

1948–1950 елларда — Татар филармониясе (1949 елда С.Сәйдәшевнең концерт группасы составында Уфа, Оренбург, Ташкент, Алма-Ата шәһәрләре буйлап гастрольләрдә катнаша), 1950–1960 елларда — Башкорт филармониясе солисты.

Шәйморатованың концерт репертуарын башкорт һәм татар композиторлары әсәрләре, башкорт һәм татар халык көйләре тәшкил итә.