Мәкаләдә Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының төп тарихи этаплары һәм казанышлары анализлана. Аерым игътибар 1990 елда СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институты каршында Татар Совет Энциклопедиясе бүлеген булдыру һәм аның базасында фәнни-тикшеренү (энциклопедик) учреждениесен институционализацияләү өчен нигез салган Татарстан Республикасының берничә закон актларын һәм аның хәзерге хәлен өйрәнүгә бирелә. Институт коллективының һәм институтның беренче директоры М.Х.Хәсәновның эшчәнлеге өйрәнелә. Моннан тыш, институтның энциклопедия һәм фәнни-белешмә басмалары кыскача анализлана, шулай ук аларның татар халкы һәм Татарстан өчен социомәдәни әһәмияте тикшерелә.

Сылтама ясау өчен: Шайдуллин Р.В. Институт татарской энциклопедии и регионоведения: история и современность // Научный Татарстан. 2019. №4. С.7–21.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Шәйдуллин Рафаил Вәли улы, тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының Энциклопедистика үзәге мөдире, e-mail: srv60@yandex.ru.