Биографиясе

1889 елның 19 сентябре, Чернигов губернасы Кролевец шәһәре – 1962 ел, Украина ССРның Харьков шәһәре.

Варшава ветеринария институтын (1912 ел), Харьков университетының медицина факультетын (1918 ел) тәмамлагач, ветеринария табибе булып эшли.

Беренче бөтендөнья сугышында катнаша.

1925–1936 елларда Киев ветеринария-зоотехника институтында, микробиология  кафедрасы профессоры.

1937–1943 елларда Казан ветеринария институтының микробиология  кафедрасы мөдире.

1943–1962 елларда Харьков ветеринария институтының микробиология һәм ветсанэкспертиза кафедрасы мөдире, бер үк вакытта Украина игенчелек институтының микробиология, вирусология һәм иммунология бүлеге мөдире.

Хезмәтләре авыл хуҗалыгы терлекләрендә тилчә, түләмә авыруларын өйрәнүгә, бруцеллез авыруына вакытында диагноз куюга карый.

Хезмәтләре

Реакция изогемагглютинации у однояйцевых и двуяйцевых близнецов // Ветеринарное дело. 1928. № 6.

Дальнейшее изучение ящурного вируса // Ветеринарное дело. 1928. № 8.

Әдәбият

Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2006 гг.). Казань, 2006.