20 төрне үз эченә ала. Европада, Азиядә, Һиндстанның уртача киңлекләрендә, Африкада таралган. Гәүдәсенең озынлыгы 20–25 см, авырлыгы 700–800 г, аркасы 3 см тирәсе озынлыктагы энәләр белән капланган, танавы һәм гәүдәсенең аскы өлеше (корсагы) каты тупас мехлы. Керпенең боҗрасыман тире асты мускуллары бар, алар кысылганда гәүдәсе шар кебек йомарлана. ТРда 3 төре: гади керпе (Erinaceus europaеus), актүшле керпе (E. concolor) һәм колаклы керпе (He­miechinus auritus) очрый.

Гади керпе, башлыча, республиканың төньяк-көнбатыш районнарында очрый. Куаклар үскән яфраклы урманнарны өстен күрә, шулай ук агачлыкларда, урман буйларында һәм аланнарда, кисенделәрдә, куаклыкларда, кыр ышыклау урман полосаларында, бакчаларда яши. Эңгер-меңгер һәм төнге яшәү рәвеше алып бара. Бөҗәкләр, аларның личинкалары, сөйрәлүчеләр, җирдә оялаучы кошларның йомыркалары белән туклана. Үсемлек азыклары (җимеш, җиләк һәм орлыклар) аның туклануында икенчел роль уйный. Октябрь–ноябрьдән апрель ахырына кадәр йокыда (өндә, агач тамырлары астында яки башка качу урыннарында) булалар. Керпе ялгыз кышлый. Уянып берничә көннән соң кушылу чоры башлана. Балалары (3–6, кайвакыт 8 гә кадәр) җәй башында туа. Туганда керпе балалары сукыр, ялангач, 10–15 г авырлыкта була, әмма берничә сәгатьтән соң йомшак ак энәләр барлыкка килә, 5–6 нчы көндә тулысынча энәле каты каплам формалаша, 16–18 нче көндә азыкны үзләре таба башлый, җәй уртасыннан мөстәкыйль. Иң куркыныч дошманы — байгыш, кайвакыт төлке корбаны була. Май коңгызлары яшәгән каенлык һәм наратлыкларда, шулай ук бакчаларда зарарлы бөҗәкләрне юк итеп шактый файда китерә.

Актүшле керпе яшәү рәвеше һәм тышкы кыяфәте буенча гади керпегә охшаш, фәкать корсагындагы йоны гына аксылрак (кайвакыт бөтенләй ак диярлек) төстә. Татарстанның һәр җирендә очрый.

Колаклы керпе Татарстан территориясендә сирәк төр, ареалының төньяк чиге биредә уза. Чүпрәле, Буа, Апас районнарының далаланган җирләрендә очрый. Гади керпедән озын колаклары, йомшак кыска йоны, башының аксылрак, корсагының ак төстә булуы белән аерыла. Җитезрәк, көндезен дә актив. Бөҗәкләр, вак умырткалылар белән туклана. Өннәрдә яши. ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Колаклы керпе