Биографиясе

1919 елның 7 ноябре, хәзерге Пермь өлкәсенең Лысьва шәһәре – 1952 елның 16 апреле , Свердловск шәһәре.

Новосибирск хәрби пехота училищесын тәмамлый (1941 ел).

«Госконтроль» (Свердловск өлкәсе) предприятиесендә инспектор-ревизор булып эшли.

1939 елдан Кызыл Армия сафларында.

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 29 нчы гвардия мотоукчылар бригадасының мотоукчылар батальоны командиры (4 нче танк армиясенең 10 нчы гвардия танк корпусы).

Сталинград, Дон, Үзәк һәм 1 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Дон өчен барган оборона (1942 ел), Сталинград (1942–1943 еллар) һәм Курск (1943 ел) сугышларында, Чернигов-Припять, Гомель-Речица (икесе дә – 1943 ел) һәм Белоруссия (1944 ел) һөҗүм операцияләрендә катнаша. 1944 елның 21–23 июлендә Львов шәһәрен азат иткәндә батырлык күрсәтә: Ә.Х.Ишмөхәммәтов җитәк­челегендәге батальон дошманның йөзләрчә солдатын, күпсанлы сугышчан техникасын юк итә; каты яралануына карамастан, Ә.Х.Ишмөхәммәтов сафта кала.

1945 г. елдан запаста.

Свердловск шәһәрендә эшли. Югары Пышма шәһәре (Свердловск өлкәсе) хәрби комиссариатында хәрби комиссар урынбасары.

Бүләкләре

Ленин ордены, өч Кызыл Байрак ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Туган шәһәрендәге бер урам аның исемен йөртә, анда Геройның бюсты урнаштырыла.

Әдәбият

Батырлар китабы - Книга Героев. Казан, 2000;

Отчизны верные сыны. Пермь, 1964;

Звёзды доблести боёвой. Львов, 1968;

Герои Советского Союза – наши земляки. Казань, 1985. Кн. 3;

Герои Совет­ского Союза: Краткий биографтческий словарь. М., 1987. Т. 1.

Автор – М.З.Хәбибуллин