1925 елның 22 июле, Арча кантоны Ямаширмә авылы — 2015 елның 20 гыйнвары, Казан.

1941–1945 елларда Казанда М.И.Калинин исемендәге заводта эшли.

1949 елда Казан театр училищесен тәмамлаганнан соң, ТАССР Министрлар Советы каршындагы Радиофикация комитетында диктор.

1959 елдан Казан телестудиясе эшен оештыруда катнаша, телевидение тапшыруларын, шул исәптән «Хатлар укыганда» авторлык программасын алып баручы.

1966–1983 елларда ТАССР дәүләт радио һәм телевидение комитетында әдәби-нәфис сүз тапшыруларының баш мөхәррире.

1993–2000 елларда Казан татар музыка гимназиясендә укытучы.

«Почёт билгесе» ордены (1971), медальләр белән бүләкләнә.