Гомуми мәгълүмат

Ульяновск өлкәсенең төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. 1928 елда оештырыла. Үзәге – шәһәр тибындагы Чардаклы поселогы (Ульяновск шәһәреннән 35 км ераклыкта урнашкан). Мәйданы – 2441 кв.км.

Халкы – 42475 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2013 елда – 9654 кеше (2002 елда – 9450, 2010 елда – 8603 кеше).

Алар, тупланып, Чардаклы шәһәр җирлегендә (район үзәге һәм Янганай авылы керә, 2013 елда – 4012 кеше), Поповка (534), Абдулла (347), Татар Колмаеры (269), Иске Үрәнбаш (250), Уразгильдино (243) һәм Малаевка (205) авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Татарларның борынгы бабалары район территориясенә Идел буе Болгар дәүләте чорыннан килеп урнаша. Татар Колмаеры авылы зиратында 1349–1357 еллардан калган болгар-татар кабер ташлары сакланган.

XVII йөзнең икенче яртысында бу җирләргә Саранск, Сембер һәм Темников өязләреннән йомышлы татарлар күчеп утыра. Бу чорда Абдулла, Әсән, Янганай, Поповка, Иске Үрәнбаш, Чардаклы авылларына нигез салына. 1924 елдан Татар Колмаерында татар мәктәбе эшли.

1998 елдан район Татар милли-мәдәни автономиясе эшли. Абдулла, Янганай, Татар Колмаеры һәм Уразгильдино авыллары мәктәпләрендә татар теле предмет буларак өйрәнелә.

Андреевка, Володарский, Янганай, Татар Колмаеры, Мирный, Озёрки, Уразгильдино һәм Чардаклы мәктәпләрендә, Октябрьский лицеенда Һәм аның Абдулла филиалында «Татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре» түгәрәкләре эшли. «Кызлар куңеле» вокаль ансамбле һәм башка милли коллективлар бар. Татар мәдәнияте көннәре, 2002 елдан район үзәгендә Сабан туе үткәрелә. 2013 елда Абдулла авылында дин һәм җәмәгать-сәясәт эшлеклесе З.Х.Кадыйри бюсты куела.

Шәһәр тибындагы Чардаклы поселогында (ике), Абдулла, Янганай, Малаевка, Поповка, Иске Үрәнбаш, Татар Колмаеры, Уразгильдино, Мирный һәм Октябрьский поселокларында мәчетләр эшли.

Күренекле кешеләре

Чардаклы районында:

  • Социалистик Хезмәт Герое Н.К.Гарифуллин (Янганай авылы),
  • Дан орденының тулы кавалеры Д.К.Кыямов (Поповка авылы),
  • шагыйрьләр Х.С.Сәйфетдинова-Шаммасова (Сөнгатзадә) һәм К.Ф.Фәтхетдинов (Демьян Фәтхи),
  • биология фәннәре докторы А.К.Сәгыйтов (барысы да – Иске Колмаер авылы),
  • химия фәннәре докторы Н.Г.Әһлиуллин (Поповка авылы),
  • астроном М.Х.Кадыйров (Абдулла авылы),
  • дин белгече, тел галиме, педагог З.Н.Аюханов (Татар Колмаеры авылы),
  • СССРның халык артисты Г.Р.Шамуков (Әсән авылы) туган.