Эчтәлек

VII–XI йөзләргә карый. Аталышлары Енисей һәм Орхон елгалары үзәннәрендә табылуларына нисбәтле.

Енисей елгасы буйларындагы борынгы кабер ташларына чокылган язуларны 1696–1722 елларда Себерне өйрәнгән галимнәр С.У.Ремезов, Д.Г.Мессершмидт, Ф.И.Страленберг таба. Скандинавиянең рун язуына охшаш булулары сәбәпле, ташъязма үрнәкләре рун язуы дигән исем ала.

1889 елда Монголиядәге Орхон елгасы буенда тикшеренүче галим Н.М.Ядринцев Төрки каганлык идарәчесе Билге каган һәм аның туганы Күлтәгин хөрмәтенә куелган, рун һәм кытай язулы текстлар чокылган таш һәйкәлләргә тап була (кара Күлтәгингә куелган һәйкәлташ). Һәйкәлләрдәге язмаларны Дания галиме В.Томсен укып шәрехли (1893). 1894 ел башында рус тюркологы В.В.Радлов Күлтәгин ташындагы текстның беренче тәрҗемәсен тәкъдим итә.

Табылган төбәкләренә нисбәтле рәвештә, Орхон-Енисей ташъязма ядкәрләрен берничә төркемгә бүлеп йөртәләр: Көнчыгыш төрки, Көнбатыш төрки, Уйгыр, Кыргыз каганлыкларына, Курахан кабиләләре берләшмәсенә караган язмалар; Монголия (Орхон, Тола, Селенга бассейнындагы Билге каган, Күлтәгин һәм Кули Чурага куелган һәйкәлташлар, Төньюкук һәйкәле, Онгин, Карабалгасун һәм Суджа язулары, Селенга ташы) язмалары; Енисей; Лена-Байкал; Алтай; Көнчыгыш Төркестан; Урта Азия; Көнчыгыш Европа язмалары.

Орхон-Енисей ташъязма ядкәрләре арасында атаклы төрки, уйгыр, кыргыз аксөякләренә багышланган тарихи-биографик текстлар, шулай ук эпитафик лирика («зират шигърияте») үрнәкләре бар, кабер ташларында шул кабердә ятучының исеме, яше, титулы, тормышының мөһим вакыйгалары турында язылган.

Язмалар кыяларга, ташларга, корылма диварларына төшерелгән. Көнкүреш кирәк-яракларында — савыт-саба, көзге, керәч әйберләрдә тамга итеп уелган, ясаган останың яки әйбер хуҗасының исеме аталган, теләкләр теләнгән язулар очрый. Кайбер язмаларда хокукка, ырым-ышануларга, дини карашларга бәйле мәгълүмат бирелгән.

Орхон-Енисей ташъязма ядкәрләре текстларыннан шулай ук төрки каганлыклар, Уйгыр каганлыгы тарихына кагылышлы мәгълүматлар алырга була.

Әлеге язмаларны өйрәнүче галимнәрнең берсе С.Г.Кляшторный фикеренчә, Монголиядә һәм Енисейда табылган рун язмалары, кыйммәтле тарихи документ булулары белән беррәттән, шундый ук мөһим әдәби ядкәр дә булып тора; ул: «Урта гасырлар төрки әдәбиятында бу дәрәҗәдәге сәяси проза үрнәге башка юк»,– дип бәяли.

Шулай ук кара Орхон-Енисей язмалары.

Әдәбият  

Бернштам А. Социально-экономический строй орхоно-енисейских тюрок VI–VIII веков. М.–Л., 1946;

Малов С.Е. Памятники древнетюркской письменности. М.–Л., 1951;

Кляшторный С.Г. Древнетюркские рунические памятники как источник по истории Средней Азии. М., 1964;

История татар с древнейших времён. К., 2002. Т. 1