Биографиясе

1900 елның 19 феврале, Чернигов губернасы Корп шәһәре — 1973 елның 1 марты, Казан.

Шостка химия-технология институтын (Украина ССР) тәмамлаганнан соң, Чапаевск, Новочеркасск, Шостка шәһәрләре предприятиеләрендә эшли.

1931 елдан Казан химия-технология институтында, махсус факультет деканы (1942 елдан), институт директоры урынбасары (1951–1957) һәм азотның органик кушылмалары химиясе һәм технологиясе кафедрасы мөдире (1951–1969).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре махсус химиягә карый. Мойсак термототрыклы шартлаткыч матдәләр (ТШМ) эшләү принципларын нигезли. Күптөшле карбо- һәм гетероароматик кушылмаларның электрофиль һәм нуклеофиль алыштыру реакцияләрендә үз-үзен тотышы закончалыкларын өйрәнә.

Туенган углерод атомы янында нуклеофиль алмашу реакцияләрен (ачыткычлар булганда) ача һәм эшкәртә.

Аның җитәкчелегендә энергия сыйдырышлы нитроалифатик кушылмалар синтезлана, нефть чыгару һәм оборона сәнәгатьләре, 300°C ка кадәр куллану өчен ТШМ булдырыла (фәнни эшкәртмәләре җитештерүгә кертелгән). 300 дән артык фәнни хезмәт авторы.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр, РСФСР, ТАССР ЮС Президиумнарының Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Әдәбият           

Профессора, доктора наук. Политехнический институт — КХТИ — КГТУ (1919–2000): Краткий биогр. справ. К., 2000.

Автор — В.Г.Абзалова