Биографиясе

1940 елның 4 гыйнварында Казанда туган.

1964 елда Казан консерваториясен (В.А.Лазько классы) тәмамлый.

1964–1995 елларда Татар опера һәм балет театры солисты, бер үк вакытта (1978 елдан) Казан педагогика университетында укыта.

Иҗаты

Төп партияләре: Азучена, Амнерис («Трубадур», «Аида», Дж.Верди), Любаша («Патша кәләше», Н.Рим­ский-Корсаков), Ольга («Евгений Онегин», П.Чайковский), Тугзак, Хәят («Алтынчәч», «Җәлил», Н.Җиһанов), Разия («Самат», Х.Вәлиуллин), Миңниса («Җиһангир», Р.Гобәйдуллин).

Җырчының концерт репертуарына Э.Григ, Р.Шуман, Ф.Шуберт, П.Чайковский, С.Рахманинов, Г.Свиридов һәм башка композиторларның әсәрләре керә.

Х.Г.Гыйниятова иҗатының аерым бер өлешен татар композиторларының вокаль әсәрләре: С.Сәйдәшевнең «Бибисара», «Халисә», Р.Яхинның «Дулкыннар» һәм башка җырлар тәшкил итә. М.Мозаффаров, Р.Яхин, А.Монасыйпов, М.Яруллин, Р.Еникиев һәм башка композиторларның күп кенә әсәрләрен беренче башкаручы.

Татар опера һәм балет театры труппасы составында, солист буларак, БДБ илләре, Россия, Татарстан шәһәрләрендә гастрольләрдә була; республика радио һәм телевидениесеннән чыгышлар ясый (ТР ДТРК фондында 100 дән артык язмасы саклана).

Вокалистларның Бөтенроссия конкурсы дипломанты (1973).

Автор – Ф.Ш.Салитова