Тарихы

Казан ханлыгы чорында нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук яшелчә үстерү, умартачылык, олаучылык, тимерчелек һәм киез итек басу кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда земство мәктәбе (1887 елда ачыла), 5 җил тегермәне, 2 йон тетү йорты, тимерче алачыгы, 2 сыраханә, казна шәраб һәм 5 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2556,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Столбище волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Воскресенский, 1927 елның 1августыннан – Казан авыл районында, 1938 елның 4 августыннан – Столбище, 1959 елның 26 мартыннан – Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан Лаеш районында.

Хәзер Никольский авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

Якынча 1930 елда авылда “Коммунар” колхозы оештырыла, 1950 еллар ахырында аңа “Прожектор” колхозы (Никольский авылы) берләштерелә, 1957 елда – авыл “Комсомольский” совхозы (Астраханка, Дятлово, Макаровка, Тамгачы, Атабай, Нармонка, Рождествено, Сапуголи, Сиңгел, Татар Сараланы, Ташкирмән, Тетеево авыллары, Рус Сараланы поселогы), 1964 елда “Волжский” совхозы составына керә, 1996 елда – “Волжский” күмәк предприятиесе, соңрак “Волжский” җитештерү кооперативы итеп үзгәртелә.

Авылда фельдшер-акушерлык пункты бар.

Халык саны

1782 елда – 157 ир-ат;
1884 елда – 1172,
1859 елда – 842,
1897 елда – 1355,
1908 елда – 1378,
1920 елда – 1403,
1926 елда – 1405,
1949 елда – 728,
1958 елда – 827,
1970 елда – 612,
1979 елда – 392,
1989 елда – 178,
2002 елда – 129,
2010 елда – 93,
2017 елда – 93 кеше (руслар).