1926 елның 29 декабре, Буа шәһәре – 2014 елның 15 сентябре, Казан.

Казан университетын тәмамлый (1952). Бөек Ватан сугышында катнаша.

1952–1954 елларда Петропавловск педагогия институтының марксизм-ленинизм кафедрасы, 1956–1958 елларда – философия кафедрасы укытучысы, 1954–1955 елларда директор урынбасары, 1955–1956 елларда Казахстан Коммунистлар партиясе Петропавловск шәһәр комитетының агитация һәм пропаганда бүлеге мөдире.

1960–1969, 1985–1992 елларда Казан университетының философия кафедрасы укытучысы, 1969–1976 елларда партком секретаре.

1976–1985 елларда ТАССР мәдәният министры. 1980–1985 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.

Хезмәтләре эстетик тәрбия мәсьәләләренә карый.