Авыл 1678 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге рус чыганакларында Бурнаковский исеме белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX  йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук вак-төякләр сату кәсепчелеге тарала.

XVIII йөздән мәчет мәгълүм. 1740 елда җимерелә. 1868 елда яңа мәчет, 1880 елда икенче мәчет төзелә.

1880 елларда авыл җәмәгатенең имана җире 1509,8 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Вятка губернасының Малмыж өязе Яңгул волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча, 1928 елдан Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1938 елның 4 августыннан – Чепья, 1958 елның 16 июленнән – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Борнак авыл җирлеге үзәге.

1929 елда авылда “Кызыл Борнак” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Г.Миначев), 1935 елдан – Чапаев исемендәге колхоз, 1995 елдан “Шушма” колхозы составында, соңрак “Шушма” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2012 елдан “Борнак” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1918 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1939 елда – уку өе, 1975 елда – балалар бакчасы.

Хәзер башлангыч мәктәп-балалар бакчасы комплексы (2017 елдан), мәдәният йорты (1952 елдан, 1969 елда яңа бина төзелә), китапханә (1939 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1939 елда медпункт буларак ачыла), мәчет (1996 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Р.М.Мөхәммәтшин (1955 елда туган) – сәясәт фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, Россия ислам институты ректоры (2006 елдан)

Халык саны

1766 да – 254,
1811 дә – 380 ир заты;
1859 да – 724,
1884 тә – 1539,
1920 дә – 1720,
1926 да – 1494,
1938 дә – 1229,
1949 да – 802,
1958 дә – 623,
1970 тә – 727,
1979 да – 681,
1989 да – 585,
2002 елда – 613,
2010 елда – 586,
2015 елда – 556 кеше (татарлар).