Эчтәлек

Эшче, солдат һәм крәстиян депутатларның Казан Советы тарафыннан 1917 елның 26 октябрендә Совет хакимиятенең гадәттән тыш органы буларак оештырыла. Аңа Казанда тәртип урнаштыру һәм контрреволюцион көчләр һөҗүменнән саклау бурычы йөкләнә. Башта 3/4 өлеше хәрбиләрдән, нигездә большевиклардан тора. Штабны РСДРП(б)ның Казан комитеты әгъзасы К.Я.Грасис җитәкли. Хәрби мәсьәләләрне Н.Е.Ершов алып бара.

Штаб комиссарларны Дәүләт банкы бүлекчәсенә, почтага, телеграфка җибәрә; корал складына, спирт, азык-төлек запасларына контроль урнаштыра. Кадетлар газетасы «Камско-Волжская речь» басыла торган типография конфискацияләнә, «Знамя революции» газетасы чыгарыла башлый. Казан революцион штабы халыкка хакимиятнең Советларга күчүе турында өндәмә белән мөрәҗәгать итә. Идел буе һәм Урал гарнизоннарының Совет хакимиятенә күчүе турында Казан хәрби округы буенча 3 әмер чыга. Әмма Казан революцион штабы башка социалистик партияләрдә һәм милли оешмаларда киң яклау тапмый.

27 октябрьдә штаб рәисе итеп М.Вахитов сайлана, ул икенче көнне үк аның составыннан чыга. 29 октябрьдә Казан хәрби-округы комитетыннан 5 делегат Казан революцион штабын ташлап китә. 30 октябрьдә хакимият турындагы мәсьәләне РСДРП(б)ның Казан комитеты, 31 октябрьдә сул эсерлар тикшерә, алар «җавапсыз кешеләр» хакимиятен танымау турында белдерәләр. Казан революцион штабының таянычы булып шәһәр гарнизоны һәм эре предприятиеләр кала. 4 ноябрьдә эшче һәм солдат депутатларның Казан Советы президиумы яңадан сайлана, аны Я.C.Шейнкман җитәкли. Шул ук көнне Казан революцион штабы аңа үз вәкаләтләрен тапшыра.

Әдәбият

Ионенко И.М., Тагиров И.Р. Октябрь в Казани. Казань, 1967.

Автор – С.И.Ионенко