Биографиясе

1710 яки 1715 еллар, Казан губернасы, Уфа өязе Карыш авылы – 1762 елның 24 июле, Шлиссельбург крепосте.

Казан губернасының Уфа өязе Тайсуган авылы (хәзер Әлмәт районына керә) һәм Казан өязе Ташкичү мәдрәсәләрендә укый. 1744–1745 елларда Оренбург губернасы Илша, 1746–1749 елларда Мөслим авыллары мәдрәсәләре мөгаллиме, 1749–175 елларда Карыш авылы мәчете имамы һәм мәдрәсә мөдәррисе. Халык арасында абруе зур була. 1754 елда Себер даругасы ахуны итеп сайлана, ләкин ул вазифаны үтәргә керешми.

1755 елның мартында, баш күтәрүгә хәзерлек чарасы буларак, Урал төбәгендә яшәүче татар, башкорт һ.б. халыкларны кораллы көрәшкә күтәрелергә чакырып мөрәҗәгать итә. Батырша патша хакимиятенең колониаль сәясәте белән килешми, мөселманнарны төрлечә кысрыклауга, салымнарның күплегенә, үзидарә мөмкинлекләренең чикләнгәнлегенә каршы чыга. Хәрби хезмәткә бармаска, хакимият йөкләмәләрен үтәмәскә, мөселманнар яшәгән җирләрдә заводлар, кальгалар төзүгә каршылык күрсәтергә, бердәм булырга өнди. Баш күтәрүче мөселманнарга башка мөселман дәүләтләре дә ярдәм кулы сузар дип өметләнә. Императрица Елизавета Петровнага халык кузгалышларын булдырмас өчен, мөселманнар тормышының авырлыкларын бетереп, аларга карата гадел карар-хөкемнәрне торгызу кирәклеге турында хат яза (Батырша хаты).

1755 елның 1 сентябрендә Батырша гаиләсе һәм шәкертләре белән Карыш авылын ташлап китә; байтак вакыт эзәрлекләүләрдән качып йөри. 1756 елның 8 августында Уса даругасы Әҗәк авылында кулга алына, башта гаиләсе белән Уфага, аннары Оренбург шәһәренә озатыла. Сенат карары нигезендә Батырша көчәйтелгән сак астында Оренбургтан Самара-Арзамас-Муром-Владимир-Мәскәү аша Санкт-Петербургка Яшерен канцеляриягә китерелә. 1758 елда Шлиссельбург крепостена ябылуга хөкем ителә.

1762 елның 24 июль төнендә аннан качарга тырыша һәм төрмә сакчылары белән бәрелештә үтерелә.

Истәлеге

Башкортстан Республикасының Балтач районы Иске Балтач авылында Батырша музее оештырылган, шул авылдагы мәчеткә аның исеме бирелгән.

Батырша образы Җ.Рәхимовның «Батырша» исемле тарихи романында гәүдәләндерелгән.

Шулай ук кара: Батырша хәрәкәте.

Әдәбият

Алишев С.Х. Каһарман бабайлар. Казан, 1976.

Алишев С.Х. Батыршаның батырлыгы // Казан утлары. 1986. № 2.

Алишев С.Х. Тернистый путь борьбы за свободу (Социальная и национально-освободительная борьба татарского народа. II половина XVI – XIX вв.) Казань, 1999.

Витевский В.Н. И.И.Неплюев и Оренбургский край в прежнем его составе до 1758 г. Казань, 1897. Т. 3.

Чулошников А.П. Восстание в 1755 г. в Башкирии. М.-Л., 1940.

Ислаев Ф.Г. Восстание Батырши. 1755: Исторический очерк. Казань, 2005.

Валиуллин И.Р. Батырша (Абдулла Галиев) // Татарские интеллектуалы: исторические портреты. Казань, 2005.

Автор – И.Р.Вәлиуллин