Биографиясе

1904 елның 27 ноябре, Пенза шәһәре — 1979 елның 2 декабре, Казан.

1929 елда Мәскәү югары техник училищесен тәмамлаганнан соң, СССР Авиация сәнәгате министрлыгы КБда эшли (1930–1946), бер үк вакытта Рыбинск авиация институтында укыта (1932–1941).

1946 елдан Казан авиация институтында, авиация двигательләрен конструкцияләү кафедрасы мөдире (1946–1963), бер үк вакытта моторлар төзү факультеты деканы (1947–1951).

Хезмәтләре авиация двигательләрен проектлауга һәм конструкцияләүгә карый. Кузьмин ныклык, чыдамлык, ресурс, тавышны киметү мәсьәләләрен тикшерә, төп элементларның ныклыгын исәпләү алымнарын тәкъдим итә, авиация двигательләре модификацияләрен эшләүдә катнаша.

«Авиация двигательләрен конструкцияләү» («Конструкция авиационных двигателей», М., 1962) уку ярдәмлеге авторы.

Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Исследование работы высокоскоростных роликовых подшипников ГТД при подаче больших количеств масла // Тр. Казан. авиац. института. 1958. Вып. 33 (автордаш);

К вопросу о влиянии массы вала ротора на его критические обороты // Тр. Казан. авиац. института. 1958. Вып. 34;

Расчёт на прочность дисков турбомашин, находящихся в упругом состоянии // Тр. Казан. авиац. института. 1960. Вып. 55.